Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Нөнәгәрдә тәвә кошлары асрыйлар

Карап торышка бик күңелле

Олы яшьтә булуына карамастан, авылыбызда яшәүче Әлфия апа Усманова бар нәрсәгә өлгерә, – ди Нөнәгәр авылында яшәүче, үзе дә бик уңган ханым Зөлфидә ханым Тлякова. – Яшелчә бакчасына, утырткан чәчәкләренә, чисталыкка исең китәрлек. Кайбер яшьләр дә болай бакча утыртмый да, карамый да. Кече улы Нияз үткән ел май аенда бик яхшы бәягә Оренбургтан тавык кадәрле генә тәвә кошлары (страуслар) алып кайтып бирә аңа. Алар чирәм, ипи, комбикорма ашаганнар моңарчы. Алгач та, кышны ничек чыгарлар микән дип кайгыралар. Абзарны җылытып өй ясыйлар, җылыда кышын да чыга, чиста су эчәләр, бер-берсе белән уйныйлар. «Мине таныйлар, - ди Әлфия апа. – Кулыннан ашыйлар, яфрак кына ашыйлар, сабакны ашамыйлар».
Бик чиста алар, үз-үзләрен карыйлар, һәр каурыйны чистартып чыгалар, ди.
Әле йомырка салырга яшь икәннәр, ике елдан соң гына йомырка салалар икән.

Аяклары бик көчле, утырып та күрсәттеләр, уйнарга яраталар, түгәрәк буенча бер-берсен куалар, карап торышка бик күңелле.

erid: 2VtzqwTSgT9

Зөлфидә ханым – тәрбияче, бакча балаларын тәвә кошлары янына экскурсиягә алып килә. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Авыл тормышы

erid: 2VtzqwTSgT9