Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Норма халкы зарлана

«Сезнең "Әйтер сүзең булса" дигән әйберегез эшләми башлады мәллә, бер дә кеше гозерен чыгармыйсыз", - дип башлады бер ханым, үзенең Нормадан шалтыратуын белдереп. - Норманы мактап газета ярым язма чыгардыгыз. Ник Мирный урамына да төшмәдегез, ә? Менә төшсәгез, күрер идегез андагы урамны, үзеңә кадәр өсте-өстенә асфальт түшәтеп була ул, дальше...

"Кичләрен урам утларын бөтенләй дә кабызмыйлар хәзер. Сорыйбыз, акча юк, диләр. Нишлиләр болар... Бүтән җирлекләрдә май ае беткәнче яндырабыз әле дигәннәр... Урамда йөреп булмый, кап-караңгы... Килеп ябышсалар да, эт талап китсә, беркем дә караңгыда килмәс тә, күрмәс тә" Бу шалтырату да Нормадан.

" Кунагымны олы юлга кадәр фонарь белән озата чыктым, дөм караңгы, курыныч. Мәчеткә йөрүчеләргә дә бик кыен", ди зират янында торучыларның берсе.
"Бөтен җирдә төзиләр, яңарталар. Ник бездә юк андый күренешләр. Клуб та иске, авыл җирлеге дә, колхоз идарәсе дә...", дип борчыла Норма халкы.
"Әйтер сүзегез булса..." дигән рубрикалар эшли, 2-62-53, 2-43-82 дигән номерларга шалтырата аласыз, кемгә дә булса исемләп рәхмәт әйтүдән кала бөтен мөрәҗәгать тә кабул ителә (чөнки рәхмәт хатлары түләүле), конфиденциальлек саклана. Мөрәҗәгатьләр сайтка бирелеп барыла, объектив дип табылганнары газетада да урын ала.


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250