Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Норма җирлегендә Әнием чишмәләре күбәя

Әлерәк кенә узган изге Рамазан аеның ифтар мәҗлесләренең берсендә Норма авылы имамы Рәфкать ага чишмәләрне тернәкләндереп-төзекләндереп, халыкка игелекле итүне гаять тә изге, саваплы гамәлләрнең берсе дигән иде.

 Инде дә аны әти-әниең истәлегенә багышласаң, изгелекнең дә изгелеге була торгандыр. Соңгы вакытта Норма җирлегендә булган чишмәләрне рәткә китереп, карап, саклап тоту максатыннан, тереклек чыганагы булган чишмәләр матурлап, тантаналы төстә ачылды, күбесе аларның чишмәгә җан өрүчеләрнең әниләре исеме белән бәйле. Бу көннәрдә янә бер чишмә игелекләндерелде, янә әнием чишмәсе дип атала һәм анда газиз әнием Рауза Гайсә кызы рухына улы Роберт тарафыннан эшләнде дип язылган. Мондый эшләр бер яктан табигатьне саклауга керсә, икенче яктан адәм баласының экологик торышка аңлы карашы, өченчедән яшь буынга яхшы үрнәк, үтемле тәрбия, әти-әни карата кадер-хөрмәт.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Норма чишмә