Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Норма-Лызи автобусының йөрү вакытларын беләсең килсә рәхим ит

"Автобус йөри башлавына бик куандык. Үтенечебезне газета аша җитәкчелеккә җиткергән өчен "Хезмәт"кә зур рәхмәт. Инде расписаниене дә белешеп әйтсәгез, тагын да рәхмәтле булыр идек", дип шалтырата безгә күпчелек исеменнән ягымлы гына тавышлы бер апа, исемен әйтеп тормыйча гына.

Справкалар бюросы түгел инде без түгелен, әмма "халыкка хезмәткә" дигәндә атлыгып торабыз. Нормадан кайчан китә, Ушмага кайчан бара, Лызидан кайчан кайта, дип, автобус хуҗасы Рафаэль әфәндене гел йөдәтеп булмас дип (инде моңарчы аптыратканга да рәхмәт, авырсынмый, ачуланмый җавап бирде), расписаниене автобуста барганда ук фотога төшереп алдык. Рәхим итеп, кызыксына аласыз.
Тагын бер автобус йөри башлаганчы маршрут шушы тәртиптә хәрәкәт итәчәк, дип белдерделәр. Пассажирлар әлегә куян өммәтендә генә, ләкин куркып түгел, акча түләгәч, батыр куяннардай утырып баралар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250