Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Норма мәктәбе укытучысына лаеклы бүләк

Бүген Балтач районында уза торган зур бәйгедә Норма мәктәбенеӊ физик культура укытучысы, татарча көрәш буенча тренер Наил Гарифуллинга зур бүләк -

Татарстан Республикасы премьер-министр урынбасары, республиканыӊ татарча көрәш федерациясе җитәкчесе Марат Ахметов кул куйган рәхмәт хаты тапшырылды.
Наил Гарифуллин - атаклы көрәшче Васыйл Гарифуллинныӊ энесе. Ул үзе дә мәртәбәле бәйгеләрдә зур җиӊүләр яулаган батыр. Бүгенге көндә аныӊ һәм вакытсыз бу дөньядан киткән абыйсы эшен Наилнеӊ шәкртләре дәвам итә.
Наил Гарифуллин тәрбияләгән район, республика чемпионнарын санап чыгарга үзенә хәйран урын кирәк булыр иде. Аныӊ тырышлыгы нәтиҗәсендә Норма мәктәбе, Тимирязев исемендәге күмәк хуҗалык командалары район ярышларында алдынгылыкны бирмиләр. 2014 елныӊ январенда узган район башлыгы призына нәкъ менә алар ия булган иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250