Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Нормабашта янгын булды

Һәркемнең үз малы үзенә кадерле...

Кичә кичкырын,  сәгать  биш белән алты арасында, Нормабаш авылының  Нурбаян урамында Бәдретдиновлар хуҗалыгында  янгын чыгып,  агач өй  янган. Янгын сүндерүчеләр хәбәр керүгә тиз арада килеп, янгынны сүндереп,  якын-тирәне ут-күздән  саклап калалган.

Соңгы вакытта республикада янгыннар еш күзәтелә башлады. Алексеевск районында ике кеше янып үлде, Кукмарада бу көннәрдә коточкыч янгынга каршы көрәштеләр. Сак була күрик,  иптәшләр. Беркем дә ут чыксын дип теләп йөрми, һәркемнең үз малы үзенә кадерле.

 Нормабашта булган янгын сәбәпләрен ачыклау бара. Янгында зыян күрүчеләр юк. Гаилә киләчәктә бу йортны шушы нигездә торгызырга уйлый. Ярдәм күрсәтергә телүәчеләр Норма авыл җирлегенә яисә шәхсән мөрәҗәгать итә алалар.

фотолар янгын сүндерү бүлегеннән алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: янгын

2
X