Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Нормада "мастер-класс”лар күрсәтүче ветеран яши (+фото)

Норма авылында яшәүче Хәсәншиннар гаиләсе кул эшләнмәләре ясау белән күптән шөгыльләнә.

Әби-бабалары ярдәмендә оныклары Ислам белән Зилә ясаган кул эшләнмәләре районда, Казанда узган ярминкәләрдә, күргәзмәләрдә призлы урыннар яулап килә.
Госман абый шул эшләнмәләр белән гимназия, мәктәп, ясле-бакчаларда балалар өчен "мастер-класс" дәресләр дә алып баруда катнаша. Аларда хезмәткә мәхәббәт тәрбияли, һөнәрчелеккә карата кызыксыну уята.
Госман абый уңышлары хакында:

- Норма мәктәбендә үткәрелгән гаилә бәйрәме - "Әби-бабай, әти-әни һәм мин", мастер-класс дәресләреннән укытучылар эшләгән альбом районда, аннан соң Казанда беренче урыннарны яулады. Аннан соң Мәскәүгә җибәрелде һәм анда да беренче урынны алды дигән хәбәр килде!" - дип уртаклашты.
"Өлкәннәр көне" уңаеннан район социаль яклау бүлеге тарафыннан оештырылган "Көз безнең йөрәкләрдә" дип исемләнгән зонтиклар конкурсында да бик теләп катнаштылар. Бу күргәзмәгә Хәсәншиннар гаиләсенең "Зонтик-кәләш" эшләнмәсе куелды һәм призлы урын яулады.
Иҗади бәйгеләрдә еш катнашу аларга яңа идеяләр бүләк итә, камилләшергә мөмкинлекләр бирә. Лаеклы ялга чыккач та хезмәттән тәм табып, кул эшләнмәләре иҗат итеп, әйләнә-тирәдәгеләргә ямь өләшеп, оныкларын һөнәргә һәм матурлыкны күрә белергә өйрәтеп яшәүләре белән сокландыра Госман абый Хәсәншин кебек өлкәннәр!
Чыганак :baltasi_official
Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250