Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Норманың алтын куллы остасы Госман Хәсәншин

Без инде өлкән кешеләр. Күбебезгә 60-70 яшь. Сугыштан соңгы елларда туган буын. Ләкин беребез дә авыр тормыштан югалып калмады. Намус белән илебезгә хезмәт иттек.

Бүген сезгә нәкъ менә шундыйларның берсе - алтын куллы оста турында язарга булдым. Үзем якыннан таныш булмасам да, аның турында күп ишеткәнем булды. Бервакыт танышларыма хәл белергә барган идем. Хуҗабикәнең башында таныш булмаган тәкыя-амулет күрдем.
Усак агачыннан эшләнгән, тәндә хәлсезлек булганда, баш авырганда шуны кисәң, файдасы бар икән. Миңа да берне бүләк итте. Әле ул гына да түгел, шпагат бавыннан себерке, таба һәм пешкән ризыкларны майлый торган каз канатыннан эшләнгән җайланмаларны иҗат итә икән Нормада яшәүче Госман Хәсәншин.
Мәгъмүрә Хисамова
Балтач бистәсе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250