Ностальгия, бала чакны, яшьлекне сагыну белән туган рәхәтлек
Кинәт кенә сарык йонын аласы килеп китте. Без бала чакта язын-көзен кабатлый торган сезонлы бер эш иде ул. Хәтерлисезме?
Иии, рәхәт иде дә соң! Эше авыррак, әлбәттә. Гадәттә, туганнар кайтканда ала идек без. Сарык саны күп бит. Эш дә күп. Рәхәт дип әйтү хәзер генә рәхәт инде ул. Ностальгия, бала чакны, яшьлекне сагыну белән туган рәхәтлек. Эше күптән, вак эш иде ул. Түземлек, сабырлык, осталык, төгәллек сорый торган.
Әнигә, апаларга сарыкларны тотышасың башта. Әни бер аягы белән башынарак басып тора. Сарык кузгалмасын өчен. Син дә килеп утырасың. Кайчыңны аласың да (хәтерлисезме шундый тимер, зур кайчыларны), сарык йонын ала (кырка) башлыйсың. Әни инде ярты өлешен алып бетергән була, син бер җирдәрәк казынасың шунда. Ара-тирә бетләре чыга. Аларын урталай кисеп үтерергә тырышасың. Зәхмәтләр – кан эчкән булалар инде алар. Өстен алгач, сарыклар шуңа рәхәтләнеп йөгергән дә, шуңа рәхмәт әйткәндәй, мәкелдей башлагандыр әле.
Берсе бетте, тагын тотасың. Кайчы тота-тота, кулларың арый. Ялгыш кына үзеңнең берәр җиреңне дә кисеп аласың әле. Мескен сарыкка да эләккәли. Кызганып торырга вакыт юк алай, шулай да тырышыбрак кырка башлыйсың. Маңгай, колак, койрык, күкәй, имиләре тирәләрен бигрәк тә. Гәүдә өлешен алу рәхәт инде малай. Тизрәк тә бара, йоны да ничектер йомшаграк. Кайвакыт, “челка”лар да калдыргалыйбыз. Аерылып торсын өчен.
Берзаман аякларың астында яткан сарык йокыга тала кебек. Ләкин ялгыш кына уңышсыз тиеп китсәң - бетте баш, сикереп торып, йөгереп китәргә дә күп сорап тормый. Тагын куа башлыйсың. Тагын тотасың... Ә "чәче" алынганнар туганнары янына керә. Иптәшләре башта танымый, читенсенә, ятсына... Үзе дә ояла кебек әле. Хәер, икенче көнне көтүгә куганда инде бар да бер төсле була, төн эчендә "туганлашып" та бетәләр...
Радик Сабиров
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев