“Новинка” тормыш өчен ни кирәк?!
Актив укучылар хәтерли булыр, февраль аенда газетабызда эшмәкәрләр турында актуаль язма басылып чыккан иде (Без кайда юк, шунда яхшы, 17 февраль, 1 бит, Г.Гарипова), анда эшмәкәрлек белән кәсеп итүчеләрнең эшләре дә, тормышлары да ал да гөл дип уйлаучылар ялгыша, дигән җөмлә бар.
Комзавод авылы егете буларак, туып-үскән авылына да игелекле ул, авыл бәйрәмнәре үткәрә калсалар да ярдәм итәргә тырыша, күп кенә ул як авылларның мәчет төзелешләренә дә игелек кылуын беләм.
Марат борынгы сәүдәгәрләр нәселеннән, әби-бабасы ягыннан Шәмсинекеләр дә, Вәли бай да гаять тә таза тормышлы кешеләр була, кәсепчелек белән шөгыльләнәләр, сәүдәгәрлек итәләр. Кулак дип сөргенгә сөрүләре белән генә атлары югала. Маратның да армиядән кайткач төпләнеп эшләмәвен туганнары начарга юрамады, аңарда безнең бабайлар каны, үз юлын тапсын, диделәр. Тапты Марат үз юлын, әмма ул юлын тапканчы аңарга бик нык тырышырга, тормыш сабаклары алырга, күп мәртәбәләр язмыш сынауларына бирешергә, гаделсезлекләр белән күзгә-күз очрашырга, дус-ишләрдән сыналырга туры килде. Әз-мәз суммага ишекләр куеп йөреп, шул суммага нәни сабыен кочаклап утырган хатынын да кайгыртырга үзендә көч тапты. Әле ярый Айгөле гаилә җанлы, акыллы, ирен хөрмәт итүче тормыш иптәше булып чыкты. Ярык тагарак янында калган, ялганга ышанып күп кенә мөмкинлекләрне кулдан ычкындырган чаклары күп булды гаиләнең. Ләкин вакыт дигәннәре барысын да үз урынына куйды, бистәнең бер кибетендә арендага урын алып, әкренләп үз эшләрен башлап җибәрделәр, ишекләр алып кайтып сата башладылар, антенналар урнаштырып йөрүне дә башлап Марат үзе башкарды. Үзәк мәчет каршында йорт сатып алып, шунда кибет тә салып куйдылар. Һәм менә бүгенге көндә хезмәткәрләрен эшле итеп, район халкына игелекле хезмәт итеп яткан көннәре. Инде балалары - ике кызы, бер улы да үсеп килә.
Шәхсән үзебез тауарларны "Новинка" кибетеннән алырга тырышабыз, танышлар, якыннар да бирегә килә. Әлегә кадәр бер генә товарыннан да зыян күргән юк.
- Без җитештерүче түгел, товарны сатучы гына. Менә шуны дөрес аңлаган кулланучылар белән эшләргә дә җайлы, - ди Марат Ришатович. Рәсәйнең төрле өлкәләренә, бик еш Мәскәүгә күргәзмәләргә йөрүләр эшләрен камилләштерергә ярдәм итә. Көн-төн йокы күрмәсә-күрми, кулланучы теләгән товарны әллә-кайлардан эзләп табып, алып кайтып бирә.
Кем белә, бәлки әле киләчәктә тәрәзә-ишекләр ясаучы мини-завод та эшләп, район халкына эш урыннары да булдырып куярлар. Борынгы бабалары сәүдәгәрлек белән генә чикләнмәгән, заводлар да тоткан бит...
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев