Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Ноябрьдә рәттән 4 көн ял итәбез

Россиядә яшәүчеләр быел ноябрь аенда рәттән дүрт көн ял итәчәк.

Бу хакта “Российская газета” яза. Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы 2 гыйнвар ялын 5 ноябрьгә күчергәнлектән, ял бер көнгә арткан.

Шулай итеп, 4,5, 6 һәм 7 ноябрьдә ял итәчәкбез. Моннан тыш бәйрәм алдыннан эш көне дә бер сәгатькә кыскара.

Моннан тыш, чираттагы ялы 5 ноябрьгә туры килүчеләрнең “отпускысы”, закон нигезендә, бер көнгә озайтыла.

Исегезгә төшерәбез: Россиядә 4 ноябрьдә Халыклар дуслыгы көне билгеләп үтелә. Бәйрәм 2005 елда гамәлгә куелды һәм шуннан бирле ул ял көне булып тора. 1612 елның 4 ноябрендә (иске стиль буенча – 22 октябрь) җирле староста Кузьма Минин белән кенәз Дмитрий Пожарский җитәкчелегендәге халык ополчениесе Мәскәүне поляк илбасарларыннан азат иткән.

Ватаным Татарстан

Фото: 7calendar.com/ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: яллар