Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Һөнәри бәйрәм уңаеннан бүләкләнүчеләр

Алар җирле үзидарәне үстерүдә лаеклы өлеш кертәләр.

Күпьеллык нәтиҗәле хезмәте, җирле үзидарә органнары эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген арттыруга лаеклы өлеш керткәне өчен район башлыгы урынбасары Наил Нургаяз улы Сабирҗанов «Татарстан Республикасында җирле үзидарәне үстерүдәге казанышлары өчен» медале белән бүләкләнде.

*     *     *

Җәмәгать эшендә актив катнашуы һәм җирле үзидарәне үстерүгә керткән зур өлеше өчен контроль-хисап палатасы рәисе Ирек Сәяф улы Сабировка Татарстан Республикасы Президенты Р.Н.Миңнехановның рәхмәте белдерелде.

*     *     *

2020 елда «Иң яхшы муниципаль практика» Бөтенрәсәй конкурсының республика этабында «Муниципаль берәмлекләр халкы белән нәтиҗәле элемтәне тәэмин итү һәм гражданнарны башка формаларда җирле үзидарәне гамәлгә ашыруга җәлеп итү» номинациясендә 2нче урынны яулаган Пыжмара авыл җирлеге (җитәкчесе Җәләев Рафил Хәлип улы) Диплом белән бүләкләнде.

*     *     *

Районның җирле үзидарә органнарында озак еллар нәтиҗәле хезмәте өчен Югары Субаш авыл җирлеге башлыгы Рәнис Борис улы Вафин «Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләр советы» Ассоциациясенең Рәхмәт хаты белән  бүләкләнде.

*     *     *

Җирле үзидарә органнарында озак еллар нәтиҗәле хезмәтләре өчен һәм җирле үзидарә көне уңаеннан, район башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде:

– Рафил Харис улы Салихҗанов – Шеңшеңәр авыл җирлеге башлыгы;

– Илнар Илшат улы Мөбарәкшин – Норма авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе;

– Гөлнара Рәфыйк кызы Муллагалиева – Сосна авыл җирлегенең баш хисапчысы;

– Рүзәл Рәис улы Зыятдинов – Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясенең мәгълүмат үзәгенең әйдәп баручы белгече;

– Руслан Альберт улы Михайлов – җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре палатасының баш белгече;

– Лилия Нуретдин кызы Нәбиева – финанс-бюджет палатасының әйдәп баручы белгече;

– Миннәзия Хасият кызы Габделхакова – башкарма комитетның опека һәм попечительлек секторының баш белгече;

– Лилия Ренат кызы Ибраһимова – «Татарстан Республикасы Балтач районы хуҗалык-эксплуатация хезмәте»нең техник хезмәткәре.

Фото: https://pixabay.com/ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: җирле үзидарә органнары