Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Нәрсә ашыйбыз?

Адәм баласының сәламәтлеге өчен аның нәрсә ашавы, ничек туклануы бик мөһим. Бүген сүзебез ипи турында.

Ипи – кешелек тарихында иң зур ачышларның берсе. Галимнәр әйтүенчә, кеше 15 мең ел элек ярмалар куллана башлаган. Шул вакыттан ипинең тарихы да башлана. 6-8 мең ел элек ярманы ваклап, аннан ботка пешерә башлаганнар. Шулардан күмер өстендә ипи пешерелгән. Шул ипиләр хәзерге заман иписенең “бабасы” инде.

Чүпрәле камырдан ипи пешерә башлаганчы, тагын берничә мең ел үткән. Иң борынгы ипи Мисырда фиргавен Рамзес III нең зиннәтле каберендә табыла – аңа 4600 ел. Бодай үстерү, он тарту һәм чүпрә куллану – мондый ипи пешерү технологиясен борынгы Мисырда кулланганнар.

Ипине әле дә шулай пешерәләр. Ипи – иң киң таралган ашау ризыгы. Ачлык кичергән кешеләр иписез калуның нинди куркыныч хәл икәнен яхшы беләләр. Әле бүген дә бу афәт аша узган әби- бабайлар, туйганчы ашарга ипи булса, бүтән бернәрсә дә кирәк түгел, диләр. Аллаһка шөкер, кибетләребез киштәләре ипи-батоннар, коржик-пирожныйлар, прәннек-печеньелар белән тулган. Нәрсә телибез, күпме телибез – шулай ашыйбыз, ләкин болай эшләү файдалымы икән?

Әйдәгез, бодай ярмасыннан башлыйк.
Бодай ярмасы 5 каттан: тышкы өлеше, яралгы, аннары углеводлар белән бай үзәк өлешеннән тора. Ярманың бөтен витаминнары һәм минераллары аның тышында һәм яралгысында урнашкан. Бу А, В, Е һәм кеше өчен әһәмиятле булган Р витаминнары, алар тәнгә ризык белән керергә тиеш. Ярманың тышкы катында магний, бакыр, цинк, фтор, кремний, марганец, йод, мышьяк һәм башка минераллар тупланган. Шушы бөтен матдәләргә бай бодайны он иттереп тарткач, ап-ак, чиста онда файдалы өлеше бик аз кала. Тарткан, иләгән он 70% биоактивлыгын югалта. Тышкы катлам һәм яралгы көрпә булып безгә эләкми. Ә чиста, ак он йөз процент углеводтан тора. Без ашый торган ипи нәкъ менә югары сортлы оннан пешерелә дә инде. Онда калган 30% витамин һәм минераллар бик тиз таралучан булып кала. Тартылган он үзенең биологик эшлеклелеген бары 8-14 көн саклый. Ләкин мондый онны еллар буе сакларга була. Шуңа күрә он капчыкларына аның кайчан тартылганын язып та тормыйлар. Алдан ук билгеле, хәзерге тормышта ике атна эчендә «свежий» онны кулланып бетереп булмый.

Көндәлек тормышта ак он киң кулланышта булу сәбәпле, безнең тәнебезгә көн саен күпме файдалы матдәләр керми. Яңа тарттырган оннан пешергән ипидә минераллар 3 мәртәбә күбрәк. Яткан онга күпме өстәмәләр, ясалма витаминнар, шикәр кертсәң дә, ярманың табигыйлыгын кайтарып булмый. Бу өстәмәләр ипинең сыйфатын арттырмый, ә бәясен күтәрә. Көн дә югары категорияле ак ипи ашау кирәкмәгән нәтиҗәгә китерә. Болар аркасында атеросклероз, кан басымы күтәрелү, инфаркт-ИБСлар, шикәр авыруы, буын авыртулары һәм башка авыруларга бер сәбәпче була.

Наил ЗАРИПОВ,
табиб-хирург.

Фото: баш мөхәррир.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: туклану