Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Нәсел тамырларыбыз Парходадан яки Парходага ни булган? (+фото)

Узган елгы җыен карарын искә алып, июнь аенда авылдашларымны күреп, сөйләшеп, хәл-әхвәлләребезне белешербез дип туган авылыбызга юнәлдек.

Авылыбыз яшәүдән туктагач, якташларда бер-берсен күреп сөйләшү, хәлләрен белешү теләге көчәю сәбәпле, туган авылыбыз көнен уздыру матур гадәткә әйләнде. Быел да Пыжмарада яшәүче авылдашларыбыз Пархода авылы көнен оештырдылар.

Элеккеге ЗИС-5 машиналары гаражы каршындагы ачыклыктагы урынны чистартып, өстәлләр куеп, утырырга урыннар әзерләгәннәр.

Авылыбызга килүчеләр иң элек түбән һәм югары оч зиратларына барып, дога кылды. Пыжмаралылар тырышлыгы белән ике зиратыбыз да чүп-чардан, корган агачлардан чистартылган, якташларыбызның хәер акчасына сатып алынган сеткалар белән әйләндереп алынган.

Табын артына утыргач, Пыжмара авылы имамы Икрам хәзрәт коръән аятьләре укып, җыелышуыбызның хәерле булуын теләп, очрашуга килгәннәргә Аллаһы Тәгаләнең рәхмәтләренә ирешүләрен,тазалыкта, тынычлыкта, иминлектә, киләчәктә дә очрашырга насыйп булуын теләде.

Нургаян Сафа улы исә Гарифҗан Мөхәммәтшинның “Балтач мәчетләре” китабыннан Пархода авылына караган өлеше белән таныштырды.

350 елдан артык тарихы булган Пархода авылы 1987 елда яшәүдән туктый. Гасырлар буе бу төбәктә яшәүчеләрнең тамагын туйдырган урын ахыргы буынның тормыш шартларын заманча булырлык итеп канәгатьләндерә алмый башлый һәм авылдашларым Уразмәт карт шикелле яхшы тормыш булдыру максатыннан башка төбәкләргә күченәләр.

Уразмәт бабабыз әйтүләренә караганда Мәтәскә якларыннан булып, көчләп чукындырудан качып, урман кешеләре, марилар торган җиргә гаиләләре белән Пыжмара авылына килеп урнаша. Авыл текә таулар, калкулыклар белән чолгап алынганлыктан, иген игәргә кыен, ә бүлеп бирелгән урыннар эшкәртергә җайсыз урында була. Уразмәт бабабыз уңай, иген игәрлек урын эзләп карарга була. Язгы чәчү эшләрен башкарганнан соң өч улын ияртеп, атларына юл хаҗәтләренә кирәк әйберләрне салып, Кубыр елгасы буйлап, җиде чакрым тирәсе җир үтеп, сул яктан елгага килеп кушыла торган инеш буенча өч чакрым җир барып, хәзерге Пархода җирлегенә килеп туктыйлар һәм кич җитү сәбәпле, биредә төн куналар. Иртән әтәч тавышына уянып китәләр һәм шул якка барып, Пыжмара авылына кайтып төшәләр.Бу урыннарны ошатып, биредә төпләнеп калырга уйлыйлар. Шулай итеп Пыжмара авылыннан көнчыгышка таба өч чакрым җирдә Пыжмар а Пүчинкәсе барлыкка килә. Каршы таудан эчәргә яраклы чишмәләр табалар. Авылдан ерак түгел куе урман арасынан агучы көчле чишмә инешенә юлыгалар һәм аны Әкбәр (дан) елгасы дип атыйлар.Кыйбла ягындагы ермак Ихсан елгасы исемен ала. Төньяктагы ермак чишмә елгасы дип атала. Хәзер дә бу елгалар шул исемне йөртәләр...

Вазих Салихов

автор фотолары

Дәвамы "Хезмәт" газетасының 19 июль санында.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев