Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Нурфат Яппаров белән биш сорауга – биш җавап

26 апрельдән 16 майга кадәр Татарстан Республикасы территориясендә махсус режим кертелде.

Яз җитүгә табигатькә чыгып бәйрәм итүләр башлана, чүп ягулар күзәтелә. Тик янгын күзәтчелеге махсус режим вакытында әлеге гамәлләрне законлы рәвештә тыя. Балтач  һәм Кукмара районнары буенча янгын күзәтчелеге бүлеге җитәкчесе Нурфат Яппаров белән әңгәмә шул хакта.

1. Нурфат әфәнде, язын янгыннар чыкмасын өчен нинди гамәлләрдән тыелу кирәк?

– Бу чорда коры үлән һәм чүп-чар яндыру, халык күп йөри торган урыннарда 1-3 класслы пиротехник эшләнмәләр куллану, шулай ук ачык утта (мангалларда) ризык әзерләү тыела. Махсус режим гамәлдә булган чорда янгын куркынычсызлыгы таләпләрен бозган өчен административ җаваплылык та катгыйлана.

2. Тыңламаган затлар өчен штраф күләмен дә әйтегезче?

– Гражданнар өчен штраф күләме 2 меңнән 4 мең сумга кадәр, вазыйфаи затлар өчен – 15 меңнән 30 мең сумга кадәр, юридик зат булмыйча эшкуарлык эшчәнлеге алып баручы затларга – 30 меңнән 40 мең сумга кадәр, юридик затларга – 200 меңнән 400 мең сумга кадәр.

3. Янгын күзәтчелеге хезмәткәрләре яз башында ук рейдка чыгып, һәрбер өйгә кереп, хуҗаларны янгыннардан саклану тәртибе белән таныштырып, искәрмәләр таратып йөрде. Махсус режим вакытында рейдлар көтеләме?

– Режим вакытында рейдлар булачак. Планлы рәвештә күзәтүләр үткәрәчәкбез. Авылларда һәрбер йортта янгынга каршы чаралар күрелгәнме – кисмәкләргә сулар тутырылганмы, комнар бармы... Көрәк, балта, чиләк ише кирәк-яраклар әзерлектә торса  бигрәк тә әйбәт. Янгын сүндергечләр булса да зыян итмәс. Халык күпләп ял итә торган урыннар да күзәтү астында булачак. Урман тирәләрен дә күздән ычкындырмаячакбыз.

4. Вертолет белән дә күзәтеп йөриячәксезме?

– Әйе, күзәтәчәкләр. Янгыннардан саклануга бик җитди карарга кирәк. Бигрәк тә Балтач районында. Быелгы ел башыннан инде Балтачта торак йортларда 13 янгын очрагы теркәлде, бу узган елның шушы чоры белән чагыштырганда, 4 очракка артык. 7 янгын очрагы электрүткәргечләрнең һәм электр приборларының төзек булмавы аркасында чыкты. Төтен юлларын карамау нәтиҗәсендә 1 янгын очрагы теркәлде. Ут белән саксыз эш итү дә янгын очрагына китерде. Янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәмәү дә хәвеф чыгарды.

5. Автоном янгын хәбәрчеләренә дә тукталып үтегезче?

– Балтач районының һәр йортында да автоном янгын хәбәрчесе куелса начар булмас иде. Республикада 2016 елдан алып  2021 елга кадәр торак йортларда, фатирларда чыккан 70 янгын очрагында әлеге приборлар тавыш бирү нәтиҗәсендә 133 кешенең, шул исәптән  53 баланың гомере сакланып калды. Табигый газ исеннән сигнал бирүчеләре дә бар. Әлеге хәбәрчеләр 200-300 сум тора, аны һәр бүлмәгә диярлек урнаштырырга кирәк. Бер куйсак, озак еллар тора, батарейкаларын гына алыштырасы була. Аларны газ плитәсе һәм розетка тирәләренә куйсаң яхшы, чөнки янгын күбрәк плитә тирәсеннән һәм кыска ялганышлар булганда чыга. Автоном янгын хәбәрчесе йортны, милекне, тормышны саклаячак, янгын вакытында һәлак булу куркынычын 5 тапкырга киметәчәк. Янгын хәбәрчесен түшәмгә, шулай ук диварның өске өлешенә дә куярга мөмкин, батарейкалар ярдәмендә эшли. Ул янгынны ачыклаячак, көчле тавыш сигналы бирәчәк, йоклаган кешене уятачак.

Фото: Редакция архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: янгын куркынычсызлыгы