Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Нуриман районында өч бала боз астына киткән

Кызганычка каршы, әтиләре берсен коткара алмаган.

Нуриман районының Байгилде авылында балаларның “Кече күл”дә йөрүе фаҗига белән тәмамланган. Өч сабыйны күршеләре бик соң күреп ала: алар өчесе дә боз астына төшеп китә. Бу хакта "Башинформ" хәбәр итә.

Йөгереп килгән әтиләре өч һәм биш яшьлек малайларны тартып чыгарырга өлгерә. Алар икесе дә дәваханәгә озатыла. Кызганычка каршы, җиде яшьлек баланы коткарып кала алмыйлар. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Башкортстан идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, урында полиция хезмәткәрләре, медиклар һәм психолог эшли.

Халыкта, көзге бозга ышанма, диләр. Әти-әниләр балаларга елга-күл буенда йөрүнең куркыныч булуын, көзге бозның ышанычлы булмавын аңлатсын иде, дип яза Кызыл таң.

Фото: "Башинформ" агентлыгы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: бала баткан