Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Нурлатта янгын 4 гаиләне тораксыз калдырган

Янган йортта яшәүчеләр өчен «Лучезарный» профилакториясендә вакытлыча яшәү пункты әзерләнгән.

Казан, 19 гыйнвар, «Татар-информ»). Нурлатта 4 фатирлы барак тибындагы йортта сигез кеше тораксыз калган. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Янгын кичә көндез чыккан. Нурлат районында янгын турындагы хәбәр кичә ашыгыч хезмәтнең 112 бердәм номерына 13.00 сәгатьтә килеп ирешкән. 125 нче янгын сүндерү-коткару часте хезмәткәрләре 12 чакрым юл үтеп, Һәлакәт урынына 14 минутта килеп җиткән. Шул кадәр үк вакыттан 200 квадрат метр мәйданда янгын камап алынган. Янгын 13.37 сәгатьтә тулысынча сүндерелгән.

Урынга Нурлат мэры Нәгыйм Сафиуллин килгән. Янган йортта яшәүчеләр өчен «Лучезарный» профилакториясендә вакытлыча яшәү пункты әзерләгәннәр. Йортсыз калучылар анда барырга теләмәгән, ә туганнарында яшәп торырга булган.

 

Фото: ГУ МЧС России по РТ

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: янгын