Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Әнвәр Нургалиев тормышында күтәрә алмаслык кайгы

Башкортстанның атказанган артисты Әнвәр Нургалиев гаиләсе зур югалту кичерде: кичә аның әнисе гүр иясе булган. Бу хакта җырчы үзенең инстаграмдагы битендә хәбәр итте.

«Әнием! Урының оҗмахта булсын! Кызганычка каршы, әнием кичә китеп барды. Бик авыр, әлегә ышанасы килми... Күпме тырышсак та, саклап алып калып булмады. Минем тормышымдагы иң авыр көн килде. Соңгы вакыт мин бу көннең килүеннән гел куркып йөрдем. Кичә менә Әнием китеп барды. Юк инде Әни, юк... Әлегә берни дә аңламыйм, моңа ышанасым да килми... Әни – иң олы йөрәкле кеше иде, ул безнең бишебезне тәрбияләде, тормышны, кешеләрне яратырга өйрәтте...»

Әнине югалту – иң ачы хәсрәтләрнең берсе. Без җырчыга сабырлык телибез. Кайгының үзеннән дә зуррак сабырлык...

Әниегезнең авыр туфрагы җиңел, ятар урыннары оҗмах түрләрендә булсын...

syuyumbike.ru

Фото: видеодан скриншот

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Әнвәр Нургалиев