Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Өч буын дуслыгы яки елар чакларда да көлгәләп (+фото)

Эльвинада кунакта булып, өч буынның тату яшәүләренә сокланып кайттым

"Хезмәт"ебезнең дуслары бихисап һәм ул торган саен арта гына бара. Шуларның берсе "Хезмәт" укучылары сафына әле берничә ел элек кенә килеп кушылган Түнтәр авылыннан Эльвина Иванова. Хәер, бу йортта газетабыз инде озак еллардан өстәл газетасы булып тора. Гыйлембану әби инде үзе генә дә 70 еллап "Хезмәт"не укыса, аның кызы Әлфинур апа укып кына калмыйча ничә еллар дәвамында район газетасын халыкка тараткан, һәр йортка шатлык алып килгән мактаулы  хат ташучы. Әлфинур апаның кызлары да "Хезмәт"ебездән аерылмады. Инде менә дүртенче буын булган Эльвина да даими укучыбыз булды. 
Эльвина Иванова Түнтәр урта мәктәбенең 6 сыйныфында белем ала. Ул бик иртә әти-әнисез калып, бүгенге көндә әбисе Әлфинур, карт әбисе Гыйлембану белән төп йортта яши. Әлфинур апа оныгы өчен әти дә, әни дә. Әмма бүген максатым авыр яраларны кабаттан кузгату түгел, сүзем өч буынның дус, тату булып, бер-берсен ярты сүздән аңлап яшәүләре хакында. Бер яшьлектә, бер картлыкта дигәндәй, биредә тормыш матур гына бер ритмга салынып, бер-берләренә олы хөрмәт белән үз көенә ага. Хәер, ага гына дип әйтү төгәл булмас, аны гаиләнең һәр вәкиле үзенчә кабатланмас итәргә көчен жәлләми. Гыйлембану әби олыларча юл күрсәтеп, кирәк урында юмор хисе белән күңелләрен күрсә, Эльвина ут борчасы кебек һәрнәрсәдән хәбәрдар булып, һәр яңалыкны отып, аны үзләрендә булдыру белән янып яши, ә Әлфинур апа һәр ике якны да тыңлап, алтын урталыкны табып, идеяләрне тормышка ашыручы дисәм һич арттыру булмас.

Бу нигезнең кунакчыл булуын да әйтми мөмкин түгел. Биредә гадәти көндә дә кеше өзелми, кичен кызлары, кияү, оныклары төп йортка җыела, күрше авылдан таныш-белеш, туган-тумача да эзне суытмый. Хуҗаларның оста куллары әзерләгән камыр ризыкларын, тәм-томнарны барысы да мактап ашый. 
Хуҗабикәләр ел әйләнәсе хәрәкәттә, ничек армыйлар да, ничек туймыйлар диген. Иртә язда башланган хезмәт, җәен гөлчәчәкле бакчага әверелеп, табигать байлыкларын җыеп үтә, көз исә уңыш туплап, аларны урнаштыру белән сизелми дә үтеп китә, кышын да тик ятмый алар, киләсе елга идеяләр нәкъ менә ак карлы кышта бөре яра. 
Әлфинур апа белән Гыйлембану әби әнә шулай хезмәт, бердәмлек белән кечкенә Эльвинада да үз үрнәкләрендә тырышлык, максатчанлык кебек сыйфатлар тәрбияләп, инде бүген үк аның җимешләрен татып яшиләр. Эльвина кемгәдер салынып яшәми, кирәк икән бакчада, йортта ял итеп эшли, җиләк-җимеш җыеп, аннан әбисе белән бергәләп төрле кайнатмалар, компотлар ясый, мәктәптә дә алдынгы укучы, иҗат итә, төрле конкурсларда катнаша. Ә иң мөһиме иң кадерле кешеләре булган әбиләренә рәхмәтле булып яшәве. Бу йортта әнә шулай елар чакларда да күңел түрендәгесен елмаю артына яшереп яшәргә өйрәнгәннәр. Теләгем бер, Эльвинаның бәхетләре булсын да, әбиләренә озын гомер биреп, оныкларының уңышларына сөенеп, игелекләрен күреп яшәү насый булсын иде.

Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: өч буын дуслыгы