Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Өч кызын коткарам дип үзе һәлак булган....

Суда чираттагы фаҗига узган якшәмбедә Бөредә булды.

Анда, үз кызларын коткарырга омтылып, күпбалалы ана батып үлгән.

Хатын 22 яшьлек өлкән улы, 15, 12 һәм 10 яшьлек кызлары белән бергә Агыйдел елгасы ярындагы дамба буенда урнашкан кыргый пляжга килгән.

Кызлар йөзәргә карар кыла, тик анда аларны көчле агым каплый һәм алар бата башлый. Әнисе һәм өлкән абыйсы балаларга ярдәмгә ташлана – егет кызларны ярга алып чыга, ә аннары ул әнисе артыннан йөзә, тик хатын су астына китә.

Өч сәгатьтән соң гына мәетне вакыйга урыныннан бер чакрым түбәнрәк табып алганнар...

Белгечләр дамба буенда йөзү бик хәвефле дип искәртә. Карап торуга тыныч кебек, тик аның янында су бөтереп алып кереп китәргә мөмкин, дип яза Кызыл таң.

 

Фото: gigafox.ru
 Автор: Резеда Галикәева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: суга бату