Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Өч яшьлек бала машинаны суга батырган

Анда утырган дүрт кешенең берсен һаман таба алмыйлар.

Читада өч һәм тугыз яшьлек ике бала һәм ике өлкән кеше утырган автомобиль күлгә төшеп киткән, бер кеше батып үлгән. Мәгълүматлар буенча, автомобильне суга очраклы рәвештә өч яшьлек бала төшерә.

Тикшерүчеләр аныклап узганча, ТЭЦ-1 су каналы ярында алты кешедән торган компания ял иткән. 18 июнь кичендә алар китәргә җыенган һәм яр буенда торган машинага әйберләр сала башлаган. Бу вакытта машина йөртүче утыргычында утырган өч яшьлек малай аны очраклы рәвештә кабызып җибәрә.

Механик тапшыру тартмасы белән җиһазландырылган машина суга төшеп китә. Канал тирән булу сәбәпле, машина шундук төпкә китә. Өлкәннәр балаларны коткара, артта утырган бер ирне чыгара алмыйлар, дип яза Кызыл таң.

Сулыклар янында бик игътибарлы булырга кирәк тә бит...

Фото: mk.ru

Автор: Резеда Галикәева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: суга бату