Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Очкын (Әхмәтгали маҗарасы)

Капка төбендә тирә-юньне күзәтеп утырганда, баш миемә бер сәер уй кунаклады. Мин аны күпме генә куып карасам да, ул китмәде. Кош сыман очып йөри дә хәйләкәр төлке шикелле, койрыгын болгап килә дә җитә, ә аннары котырта башлый: «Син ир кешеме, әллә сабыймы? Инде гомер уртасына җиттең, ә үзең беркемгә дә ачулана белмисең!»

Бәлки, миңа бер генә тапкыр булса да ачуланып караргадыр? Күрше кызы да көлә бит, әле көлеп кенә калмый, ул минем битләремнән сыйпап:«И, Акҗан абый, син орыша да, ачулана да белмисең», - ди. Әрле-бирле йөри торгач, таң атканда барыбер адәм заты табып булмас, диеп, күршемнең тәрәзәсен шакырга булдым.
Ул үзе начар кеше дә түгел, бик акыллы, тәрбияле, юмарт, ни эшләргә тотытынсам да, киңәшен бирә.
Шулай итеп, мин койма аркылы аның гөлбакчасына сикереп төштем һәм, аяк очларына баса-баса, җайлап кына тәрәзәсенә үрелдем. Һе-е-е-е, имеш, дөбердәтәм дә яман сүз әйтәм. Күршеңә кергәч усалланам, димә инде. Нидер кыштырдаган тавышка артыма каерылып карасам, бер аш кашыгы бал күтәреп, күршем тора.
Ул:
— Күршем, яңа суырткан балдан авыз ит, нигә койма аркылы йөрисең, синең кебек ак җанлыларга һәрвакыт ишегем ачык, - ди.
Мин шушы вакытта, күршемнең күзләренә карап, мичтән әле яңа гына пешеп чыккан икмәк кебек кызардым. Аннары, ул сузган балны алып, аңа рәхмәт әйтә-әйтә, өемә элдердем...
Гөлбакчамда, балны тәмли-тәмли уйланып утыра торгач, ачуланырга иясе дә табылды. Кем ул, дисезме? Ул — энә очы кадәрле, кечкенә генә бер черки малае. Борын очыма килә дә утыра бит. Куып кына җибәрәм, тагын килеп утыра. Берзаман минем моңа чынлап торып ачу чыга башлады. Мин көрәк кадәр учымны бер йомарлам иттем дә, кулымны артка каерып, җан көченә кизәнеп җибәрдем.
Соңыннан ни булды, дисезме? Күздән утлар чыкты, черки малае безелдәп көлә-көлә очып китте.
Ә мин инде юк-барга ачуланып йөрүнең кирәкмәгәнен аңладым.
 

Алмаз Әхмәтгалиев

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев