Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Очрашуларның да очрашуы (“Театр елы” уңаеннан) +фото

Укытучым 4 нче март көнне гимназиябезгә Муса Җәлил премиясе лауретлары Резеда Сәләхова һәм Артем Пискунов килә, дигән көннән мин тыныч йоклый алмадым.

          Яраткан артистларың син укыган мәктәпкә очрашуга килсен дә, ничек тыныч йокламак кирәк?

         Укытучыларыбыз Тәнзилә апай белән “Кияүләр” спектакленнән өзек күрсәтүгә, ә Эльмира апа белән музейда экскурсия һәм “Кызыл ромашка” штабына кабул ителү танатанасына зур әзерлек башланды. Мин бу чараның икесенә дә катнашам. Шуңа көн дә әле Тәнзилә апа, әле Эльмира апа янына йөгереп, очрашуга бик теләп әзерләндем. Укытучыларым да “Синнән башка булмый Зөһрә,”- дип, гел үсендереп тордылар.

         Ниһять көтеп алган 4 нче март иртәсе... Йокыдан яхшы кәеф белән торып, мәктәпкә киттем. Юлда барганда спектакльне күздәнкичердем, сөйлисе сүзләремне кат-кат кабатладым. Бераз каушата...

Очрашуның беренче өлеше музейда үткәнгә күрә, без музейга кердек. Сүзләр, шигырьләр кабатланды... Кунакларны көтәбез... Кемнәрдер көлешә, уйный, ә мин... Үземне кая куярга белмим! Әле көлгән кешеләр янына барып көлеп киләм, әле уйнап киләм, тик вакыт коточкыч озак үтә... “Кунаклар килде!”- дигән сүзне ишетүгә, эсселе-суыклы булып киттем. Иң мөһиме – каушамаска!

Очрашу башланып китте. Һәр укучының сәнгатьле итеп шигырь сөйләвенә безнең кунакларыбыз таң калып утырды. 5 нче сыйныф укучыларын ант иттереп, “Кызыл ромашка” штабына кабул иткәндә кунагыбыз Резеда Сәләхова битеннән яшь тамчылары агып төште. Артист халкы нечкә күңелле була, диюеләре дөрес икән. Бу чарадан соң, музейда экскурсовод булып эшләүче кызлар, шул исәптән мин дә, кунакларга “Муса Җәлил” музеена  экскурсия үткәрдек.

         Очрашуыбызның икенче өлеше гимназиябездә “Кияүләр” спектакленнән өзек белән башланып китте. Без сәхнәгә чыгуга, үзләре куйган спектакль булгангамы,әллә инде башка сәбәптәнме, Артем абый кычкырып көлеп җибәрде. Алар безне таң калып карап утырды, рольләрне шушылай башкара алуыбызга зур бәя бирделәр. Очрашуыбыз Артем абыйның үзе белән булган кызыклы вакыйгаларны сөйләве белән дәвам итте. Залда утыручыларның көлә-көлә эче авыртып беткәндер, мөгаен! Аның үзе язган җырларын җырлавы, Муса Җәлилнең “Җырларым” шигырен сәнгатьле итеп сөйләве бездә аңа карата соклану хисләрен тагын да арттырды. Резеда апа үзенең театр училищесында укытучы булып эшләвен әйтеп, безгә бер-ике дәрес бирде. Аның М. Җәлилнең “Күршеләр” шигырен сөйләвен йотылып тыңладык. Иң кызыгы алда булган икән! Артистларыбыз куйган “Сакла, шартламасын!” спектакленнән өзекне ошатмаган кеше булмагандыр.

Очрашу ахырына якынлашкач без, ягъни 10 нчы сыйныф укучылары, алдан ук әзерләп куйган чәчәк бәйләмен һәм  махсус ясатып алган тортны яраткан артистларыбызга биреп, саубуллаштык. Алар безгә бик зур рәхмәтләрен әйтеп, спектакльләренә чакырдылар. Без, әлбәттә, барырга вәгъдә бирдек.

Шулай итеп, зур өметләр баглаган көнем үтеп тә китте. Очрашу мизгелләре озак еллар минем йөрәктә сакланачак.

Зөһрә Камалиева,

Бакый Зыятдинов исемендәге гимназия укучысы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X