Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Өй җыештыру... акча китерә!

Ничек итеп? Белгечләр серен белә...

Белгечләр ышандыруынча, дөрес көнне дөрес чүпрәк белән дөрес итеп оештырылган җыештыру баерга ярдәм итә ала. Ә дөрес түгеле — киресенчә...

Себеркегә игътибарлы булыгыз. Аны сабы белән аска каратып куегыз. Себерке гел чиста булырга тиеш. Вакыт үтү белән яңага алмаштырып торыгыз. Үз өегезгә себеркене үзегез генә сатып алыгыз!

Дүшәмбе, җомга һәм якшәмбе өй җыештырмагыз. Башка көннәрдә ярый. Югыйсә, өегездән иминлекне дә «юып» чыгарырга мөмкинсез.

Тузанны кызыл чүпрәк белән сөртегез! Баерсыз. Ә менә искергән киемегезне җыештыру, идән юу өчен кулланмагыз — акчасызлыкка.
Чүпне кояш баеганнан соң чыгармагыз.

Керне чәршәмбе юу иң яхшысы икән. Кич кер юып, тышка элмәгез, төнгелеккә тышта калдырмагыз. Керләргә Ай нуры төшү хәерчелеккә китерергә мөмкин, имеш.

Идәнне дә кояш баеганнан соң юарга керешмәгез. Моны көндез эшләү хәерле булыр.

Чыганак

Автор: Гөлия Мөгаллимова

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: өй җыештыру