Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Октябрь аеннан торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләүдә яңа кагыйдәләр гамәлгә керде

Икътисадчы торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләүнең яңа кагыйдәләре турында аңлатты.

Октябрь аеннан торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләүдә яңа кагыйдәләр гамәлгә керде. Алар Гражданнар кодексына кертелгән үзгәрешләрдә каралган. Дәүләт идарә университеты доценты Наталья Казанцева артыгын түләмәс өчен нәрсәгә игътибар итәргә кирәклеге турында сөйләде. Бу хакта «Прайм» агентлыгы хәбәр итә.

Торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләүдә яңа кагыйдәләр нигезендә, әгәр йортта яшәүче кемнеңдер гаебе белән өстәмә чыгымнар барлыкка килсә, аны идарәче компания түгел, ә гаепле кеше (ачыклый алсалар, әлбәттә) түләргә тиеш була.

Биредә күп фатирлы йортларда, шулай ук дача һәм коттедж бистәләрендә зыян килгән милекне ремонтлау кирәклеге белән бәйле чыгымнар турында сүз бара, дип ачыклык кертте Казанцева.

Моңа, аерым алганда, вандаллык гамәлләре, канализация тыгылу, подъезд идәнен, түшәмен яки диварларын пычрату, лифтның кнопкасын вату һәм көзгесенә зыян китерү, чүпүткәргечне белә торып тыгылдыру, янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозу, башка төрле гомуми йорт милкенә зыян салу керә.

Гаепле кешеләрне техник чаралар (беренче чиратта, видеокамералар — Т-и иск.) һәм шаһитлар ярдәмендә эзләргә җыеналар, дип искәртте икътисадчы.

Әлегә мондый алымнарның нәтиҗәлелеген бәяләргә иртәрәк. Әмма бу яңалык тарифта каралмаган маддәләр буенча идарәче компания тарафыннан җыемнарны нигезсез арттыруга, шулай ук идарәче компанияләрнең ватылган әйберләрне төзәтү процессын сузып йөрүенә сәбәп булмаска тиеш, дип искәртте Казанцева.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

1

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: яңа кагыйдәләр