Октябрь башында һава торышы нинди булачагын хәбәр иттеләр
Октябрьдә айлык уртача температураның нормадан югарырак булуы көтелә.
Октябрь башында Татарстанда җылы һәм яңгырлы көннәр көтелә.
Гидрометеоүзәк хәбәр иткәнчә, шимбә-якшәмбе — 30 сентябрь һәм 1 октябрьдә республика антициклон йогынтысында кала. Явым-төшем ихтималы аз. 30 сентябрьдә көндез +15...+20 градус. Төнлә +4...+9. 1 октябрьдә көндез термометрның терекөмеш баганасы +18...+23 градуска кадәр күтәреләчәк. Төнлә +2...+7, ә көнбатыш районнарда +11 градуска кадәр булырга мөмкин.
Синоптикларның фаразларына караганда, дүшәмбе һәм сишәмбе — 2-3 октябрьдә урыны белән яңгырлар көтелә. 2 октябрьдә көндез һава температурасы +16...+21 градус, 3 октябрьдә +14...+19 градус чикләрендә тирбәләчәк.
Сүз уңаеннан, октябрьдә айлык уртача температураның нормадан югарырак булуы көтелә. Бу ай өчен норма +4,9 градус тәшкил итә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев