Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Октябрь сынамышлары

Сезгә октябрь аена сынамышлар тәкъдим итәбез. Игътибар иткәнегез бармы, туры киләме алар?..

Сынамышлар

1 октябрьгә торналар җылы якка китеп бетсә, Покрау көнне (14 октябрь) беренче суыкларны көтегез. Әгәр бүген җылы булса, 2 ноябрьгә кадәр көннәр суытмый.
2 октябрьдә бал кортларын кышка әзерли башлыйлар.
3 октябрьдә җил көнчыгыштан яки көнбатыштан иссә – яңгырга, көньяк җиле – җылыга, төньяктан искәне – салкынга ишарә.
4 октябрьдә көн нинди, алдагы 4 атна да шундый булачак.
5 октябрьдә каен яфраклары коелып бетмәсә, кар соң ятар.
6 октябрьдән чын суык көз – елның өченче фасылы башлана.
7 октябрьдән көн сизелерлек кыскара, төннәр караңгы һәм озынга әйләнә.
8 октябрьдә беренче кар төшсә, 21 ноябрьдә кар ятар.
9 октябрьдә беренче кар төшсә, ә чия агачында бер генә яфрак та калмаган икән, тиздән кыш җитәр.
10 октябрьдә көннәр коры икән, кыш әле тиз генә җитмәс.
11 октябрьдә куяннар соры тунын алыштырмый икән, кыш әле килергә ашыкмый. Коры яфраклар җиргә кире ягы белән ята икән, киләсе елда муллык булыр.
12 октябрьдә күктә йолдызлар күп булса, көз коры килер.
13 октябрьдә каен һәм юкә Покрауга кадәр “чишенеп” бетсә, ел уңай килер. Әгәр берән-сәрән яфраклар калса, кыш суык булыр.
14 октябрь – Покрау. Бу көнне төшкә кадәр көз, төштән соң – кыш. Покрау нинди, ел шундый.
15 октябрьдә көн яңгырлы икән – кыш суык килер. Җил көньяктан иссә, кыш җылы булыр. Явым-төшем булмаса, күк йөзе чиста икән, тиздән суытыр.
16 октябрьдә соры болытлар түбән йөзә икән, көн бозылыр.
17 октябрьдә җил тынса – көннәр суытыр.
18 октябрьдә ала каргалар һәм чәүкәләр һавада очып уйный, ә болытлар җилгә каршы йөзә икән, кар явар.
19 октябрьдә коры кар төшкәләсә, киләсе елда җәй җылы, уңыш мул булыр.
20 октябрьдә агачта яфраклар коелып бетмичә, кар яуса, тиздән ул эреп бетәр.
21 октябрьдә болытлар җиргә салынып торса, тиздән суытыр.
22 октябрьдә түбәләрдә боз сөңгеләре күренсә – көз китәргә ашыкмый дигән сүз.
23 октябрь көнне айны күзәтәләр. Әгәр “мөгезе” төньякка карап тора икән, тиздән суыклар башланыр. Көньякка караса – бер атна җылы торыр. Көнчыгыш яки көнбатышка юнәлсә – көчле суык җил көтегез.
24 октябрьдә иртән кар очса, кыш суык килер.
25 октябрьдә йолдызларга карыйлар. Алар якты яналар икән – суыта, тонык икән – җепшек карга, зәңгәр төсмер белән балкып янсалар – кар көтегез. Балкучы йолдызлар бик күп икән, киләсе елда борчак уңар.
26 октябрьдә көньяктан тиз-тиз агучы болытлар я яңгыр, я кар алып килә.
27 октябрьдә  аякка иярерлек пычрак икән, 4 атнадан чын кыш килер.
28 октябрьдә аяз күктә ай зур алкалар белән киртәләнә икән – суыкларга, әгәр түгәрәкләр кызыл булса – җил һәм карга ишарә.
29 октябрьдә җир яртылаш яфрак, яртылаш кар белән каплана.
30 октябрьдә яңгыр яуса – кыш суык килер. Аяз булса, җылы кыш көтегез.
31 октябрьдә айны күзәтәләр. Әгәр мөгезе төньякка караган, ә болытлар көньякка таба йөзә икән, якын көннәрдә явым-төшем көтелми. Әгәр “мөгез” көньякка карап, болытлар төньякка таба юл алса, ноябрьне елак көннәр башлый.

 
Автор:Ләйсән Якупова

Кызыл таң

Фото: баш мөхәррир

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: сынамышлар көз