Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Октябрьның соңгы якшәмбесе - шофёрлар көне

Бүгенге тормышны транспортсыз күз алдына да китереп булмый. Машина йөртүне гомерлек һөнәре итеп сайлаганнар өчен ул, гомумән, яшәү рәвеше.

Ә андый кешеләр безнең арада аз түгел: җәмәгать транспортын йөртүчеләр, оешма-предприятиеләрдә шофёр хезмәтен башкаручылар, ерак араларга йөреп, төрле йөк ташучылар көннең генә түгел, тормышларының шактый елларын да руль артында уздыралар.

Норма урта гомуми белем бирү мәктәбендә автобус шофёры булып хезмәт куючы Рифат Нәкыйп улы Шиһапов өчен дә әлеге хезмәте - гомерлек һөнәр. Аның гомуми шофёрлык тәҗрибәсе 35 елга җыела, шуның 23 елын мәктәп системасында автобус йөртүче булып эшли ул.

Үз хезмәтенә намус белән караган, эшен дә, балаларны да яраткан Рифат әфәнде Кили авылында тормыш иптәше Асия белән тигез тормыш кичерә, ике кызлары бар, оныклар сөю бәхетенә ирешкәннәр.

Оста тәҗрибәле шофёр булуыннан тыш, өздереп тальян гармунда да уйный.

 

Бәйрәм белән Сезне шоферлар, ак юллар Сезгә!

Сез дә шоферларыбызны котларга онытмагыз...

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: шоферлар