Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Өлгердек...

Без кече сеңлем Фәһимә белән Балтач хастаханәсендә дәваланып яткан киленебезнең кайтып хәл-әхвәлләрен белергә дип юлга чыктык.

Юлны кыскартып, Карадуган авылы аша кайтырга булдык. Бу юлдан бер дә узган юк иде, бер-ике мәртәбә уйнатып та алгалады, шулай як-якка каранып кайта торгач, юл тамгасын күрми үтеп уңга борылышка килеп җиткәнбез. Ушма авылы, кирпеч заводы чаты, тормозга басу һич нәтиҗәсез булып чыкты, әз генә кыеклап юлның башка ягына төшеп чумдык. Машинаны сул ягы түбәдән кар, уң яктан чыгып ни эшләргә дип торганда , “КамАЗ” машиналары килеп туктады. Егетләр арткы ыргактан тартып карыйбыз дип тәкъдим ясадылар. Әмма эш нәтиҗәсез булды. Эш кешеләре бит, юлыгызны дәвам итегез дидем. Янәшәдәге авылдан бер ир-ат көрәк, тросслар белән ярдәм итәргә килде. Казаннан Балтачка кайтучы автобус шоферы да туктап ярдәм итәргә теләк белдерде.  Олы юлдан үтүче зур машина хуҗасы да туктап хәлебезне белде. Егетләрнең берсе манипулятор чакыртырга киңәш итте. Әмма һәрберсе эштә булу сәбәпле, кич кенә килә алуларын әйттеләр. Озак та үтмәде Карадуган ягыннан ике “КамАЗ” машинасы килеп, машинамны юлга чыгардылар. Сеңлем Фәһимә белән кешеләрнең яхшылыкларына, ярдәмчел булуларына исебез китте. Әле дә янәшәбездә, авыр минутларда ярдәм кулы сузардай, башкалар  бәхетсезлегенә битараф булмаган яхшы күңелле кешеләрнең барлыгына куандык.

Озак вакыт машинаны кардан чыгара алмасак та,  киленебезнең дә хәлен белергә өлгердек.

Филсур Газизуллин

Казан шәһәре

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев