Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Исән калуы - могҗизага тиң!

Өч яшьлек бала 91 сәгать хәрабәләр астында яткан!

30 октябрьдә Төркиянең Измир шәһәрендә җир тетрәгән иде.

Җир тетрәүдән соң дүртенче көнне Измирдә хәрабәләр астында өч яшьлек кыз табыла. Айда Гезгин исемле кыз 91 сәгать җимерелгән йорт астында яткан.

Төркиянең Сәламәтлек саклау министрлыгында хәбәр ителгәнчә, Айданың хәле тотрыклы, ул аңында һәм сорауларга җавап бирә.

Җир тетрәүдән соң 65 сәгать үткәч, шулай ук өч яшьлек бала коткарылган иде.

Соңгы мәгълүматларга караганда, Төркиядә җир тетрәү нәтиҗәсендә 102 кеше үлгән, 107 кеше коткарылган, дип яза Кызыл таң.

 

Фото:  aif.ru

Автор: Резеда Галикәева

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: җир тетрәү Измир