Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Өлкәннәр зарын ишетсәк иде

– Барабыз, табибка керәбез, ә алар безне “Гиппократ”ка җибәрәләр...

Ишетеп нишләтеп була дияргә ашыкмыйк. Өлкәннәр алар бүгенге җәмгыятебезнең иң хөрмәтле кешеләре булырга тиешле кешеләр, аеруча да сугыш чорын, ачлык елларын кичергәннәр, ачлы-туклы  килеш илне күтәргәннәр. Алар без күрмәгәнне күргәннәр, без кичермәгәнне кичергәннәр, һәм шуңа күрә дә “без күргәнне күрергә язмасын хәзерге һәм киләчәк буынга да” диләр. Күңелләре изгедә, тик безнең күңел генә аларны биздерә.

Менә шул авыр эштә  көн-төн эшләп, картлык көненә килеп җиткән ялгыз  буын бүген хастаханәгә барырга куркып тора. “Сеңлем”,– ди  берсе әйтә. – Барабыз, табибка керәбез, ә алар безне “Гиппократ”ка җибәрәләр.  Көч-хәл белән урамга чыгабыз, такси чакыртабыз, чөнки анда кадәр барыр хәл юк, таксистка түлибез, “Гиппократ”ка керәбез, күренәбез, аппаратлардан карыйлар, түлибез, кирәк икән кабат такси чакыртып  больницага китәбез. Полис биргән булдылар, нәрсәгә генә ярый соң ул? Бездә акча күп дип уйлыйлар микән әллә? Без табиблар кадәр пенсия алмыйбыз бит. Кайбер аппаратны да, хастаханәдә бар бит ул, диләр. Нинди хәл инде бу, ә? Баш табиб безнең шушылай газапланып йөргәнне белә микән? Әйтүче бар микән аңа.”

Дөрес,  һәрнәрсәнең үз нюансы бар, ләкин бу очракта өлкәннәр бик кызганыч, әлбәттә. Бу хакта такси хезмәтендә йөрүчеләр  дә еш әйтә.

автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: үзәк хастаханә