Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Олы җанлы әтием

Кеше күңеленең бар яктылыгы, җылылыгы якындагы кешеләргә дә нур булып иңә. Һәрберебез арасында мондый кешеләр булу – зур бәхет.

Мин дә шул бәхетле кешеләрнең берсе, чөнки дөньяның бар гүзәллеген сизәргә өйрәткән кешем – Әтием бар!

Газиз әтием – Шәрипов Илнур Зариф улы 1970 елның 20 декабрендә Бөрбаш Сәрдегәне авылында дөньяга килә. 7 яшьлек чагында әтисез калуга карамастан, егетләргә хас булган «70 төрле һөнәр»не дә үзләштерә. Мәктәпне тәмамлагач, токарь һөнәрен үзләштерә. 1994 елда әнием Гөлниса белән туган авылыбызда төпләнеп, гаилә корып җибәрә. Бүгенге көндә әтием төзүче булып эшли. Һәр башлаган эшен җиренә җиткереп, бар күңелен салып эшләгәнгә, хезмәтенә күрә хөрмәтен дә күрә.

Әти бала җанлы, киң күңелле кеше. Безне, 3 баласын эш сөяргә, авырлыклардан курыкмаска өйрәтте. Эштән бушаган чакларын әтием бакча башында урнашкан «Байлар» чишмәсен һәм аның тирәлеген карауга багышлый. «Чишмә буйларына төшеп, һавасын гына суласам да, ял итәм,» – ди ул.

2015 елда «Байлар» чишмәсен төзекләндерү эшендә дә әтием бик теләп катнашты: агачларны чистартып, күперчек, утыргычлар ясап, авыл халкын сөендерде. Кечкенә генә авыл яшәешендә олы җанлы әтиемнең өлеше зур булуга ихлас горурланам.

Пар чыршылар син утырткан идең,

Шауласын, дип, гомер языңда.

Хәзер алар баһадирлар кебек

Ямь өстиләр чишмә буена.

Чишмә суы кебек саф һәм чиста,

Әти, бәгърем, синең уйларың.

Рәхмәтләрнең  иң зурысын юллыйм,

Мин хөрмәтләп сине туймамын!

Гөлнур Мөхетдинова, Бөрбаш авылы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

5

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Бөрбаш Сәрдегәне