Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Олы рәхмәт сиңа, туган авылыбыз Курмала!

Кеше олыгайган саен үзенең үткән тормыш юлы баскычларын аерым мизгелләр итеп күз алдыннан үткәрә.

Гөнаһсыз балачак елларын, үсмер вакытларын, мәктәп, училище, техникум, югары уку йортларында укыган яшьлек елларын матур истәлекләре, мавыктыргыч мизгелләре белән тагын бер кат искә ала. Беренче мәхәббәт, кичке уеннар (ул вакытларда вечер), концерт куюлар, эчтәлекле кичәләр үткәрү — болар барысы да һәр яшь кешенең башыннан үткән искиткеч матур чорлар, һәркемнең күңел түрендә саклана торган хатирәләр.

Мин кечкенә генә, бик матур табигатьле Курмала авылында туып үстем. Һәр гаиләдә 1948-1965 елларда туган 4-10 бала. Дүрт балалы гаиләләр берничә генә, күбесендә 6-10 бала. Авылның гөр килеп торган чагы.

Авылыбызда балалар бакчасы да, мәктәп тә юк, клуб дип аталган кечкенә генә бер бина бар иде. Шуңа да карамас-тан, белемгә омтылыш шулкадәр зур булган, бу балаларның күбесе техникум, училищеларда укып, махсус урта белем алалар, югары уку йортларын тәмамлап, дәрәҗәле һөнәр ияләре булалар. Без, 1951-1952 елгы балалар бер сыйныфта 14 бала Чапшар мәктәбенә барып укыдык. Арабыздан 4 егет укытучы һөнәрен сайладык — Фәрит, Госман, Фирсор, Рөстәм. Мәктәпләрдә балаларга белем бирдек. 

Шулай ук авылы-бызның ветеран укытучылары Бибинур апа Гыймаева, аның улы Рәфәгать, Әмрулла абый Әсхадуллин, озак еллар Чапшар сигезьеллык мәктәбе директоры булып эшләгән Лотфулла абый Абдуллин, аның тормыш иптәше Хәдичә апа турында халык күңелендә матур хатирәләр саклана. Лотфулла абый Абдуллиннар гаиләләре белән укытучылар: Рөстәм, Резеда, Фәридә, Рәсим — әти-әниләренең дәвамчылары. Рөстәмнең ике улы да — Илдар белән Илфат укытучылар.

Рәлиф Әскаров Балтач гимназиясендә хезмәт итә, бик күп спортчылар әзерләп, зур тормышка аяк бастырды. Ул чаңгыда шуу буенча Россия күләмендә спорт мастеры. Курмала авылының горурлыгы булган Рәлиф Әскаров быел Россия буенча чаңгы спортында иң нәтиҗәле эшләгән 25 тренер-укытучы исемлегенә керде. 

Авылым кызлары Гөлсинә, Раилә, Илсөя, Тәнзилә дә шушы мактаулы һөнәр ияләре. Курмала киленнәре — Мәсрүрә Сафина башлангыч сыйныфлар укытучысы, Рәйсә Шәйхетдинова, Әлфия Хәсәншина, Лилия Шәйхетдинова югары белемле укытучылар.

Дини белем бирүче мөгалимнәребез дә бар. Зөлфия Галиева Курмала авылы мәчетендә, Гөлсинә Закирова Балтачның «Ислам нуры» мәчетендә балаларга һәм хатын-кызларга дини белем бирәләр. Шулай ук авылдашларыбыз Назилә апа Шәрәфетдинова һәм Гадения апа Зарипова озак еллар шушы өлкәдә хезмәт иттеләр. Назилә апа Казанның Нурулла мәчетендә һәм Кукмара мәдрәсәсендә, Гадения апа Салавыч авылы мәчетендә гарәпчә уку, язу, намаз уку, догалар өйрәнү буенча дәресләр бирделәр.

Укытучыларыбызны барлаганда Курмала, Салавыч мәктәпләрендә укыткан, 25 яшендә егет килеш Бөек Ватан сугышына китеп һәлак булган гармунчы Исхак абый Садыйковны зур ихтирам белән искә алабыз.

Авылдашларыбыз республикакүләм танылган табиблар Равилә Исрафилова, Халидә Газизова, милиция полковнигы Рифхәт Хәйретдинов, техник фәннәр кандидаты Илзия Нәҗмиева, Алабуга мәдәният училищесын тәмамлаган Гадения Борһанова, Рәхимә Галиева белән ничек инде горурланмыйсың?!

Бик күп авылдашлар бухгалтерия, мәдәният, кооперация өлкәсендә белгечләр булып танылдылар. Механизатор, агроном, зоотехник, мал табибы, инженер, элемтә белгече булып намуслы хезмәт итүчеләр дә бар. 22 хуҗалыклы кечкенә генә Курмалада бик күптөрле һөнәр ияләре туып үскән, илебезгә хезмәт иткән. 

Бүгенге көндә дә авылыбыз тулы тормыш белән яши, кешеләре бик тырыш, эш сөючән. Авыл халкы элек-электән игенчелек, терлекчелек, умартачылык белән шөгыльләнгән. Авылның үзенә генә хас сирәк очрый торган һөнәре булган — терлек мөгезеннән тарак ясау. Бүгенге көндә калайдан төрле эшләнмәләр ясау белән Галиевлар династиясе уңышлы шөгыльләнә.

1990 елда ачылган «Гыйлфан мәчете» гөрләп эшләп тора, көн дә биш вакыт азан яңгырый. Халык күңелендәге иман утын сүндермичә саклап, бүгенге көнгә алып килүчеләр — Нури Мусин, Нәҗип Галиев, Касыйм Галиев, Мәлик Борһанов, Хәмзә Гайфетдинов, Мәсхүт Галиев. Бүгенге көндә мәчеттә җанлы, игелекле тормыш булдыруда имамыбыз Рашит Галиевның роле зур. Бәйрәм намазлары бөтен авыл халкы катнашында уза. Ураза айларында гаиләләр ифтар ашларын авыл халкын җыеп, мәчеттә уздыралар, тәравих намазлары укыла. Корбан ашлары да үткәрелә, вәгазь кичәләре оештырыла. Балалар, ир-егетләр, хатын-кызлар өчен дини белем бирү дәресләре алып барыла. Авыл зираты чиста, каралган, елына берничә тапкыр өмәләр оештырыла.

Бик күп еллар Курмала авылында Сабантуй үткәрелеп килде. Авылда бик күп эшләргә Хәниф Бариев, Рафаэль Габдрахманов иганәчелек ярдәме күрсәтеп торалар. Мәчет янында урнашкан Бөек Ватан сугышында вафат булганнарның һәм сугыштан исән кайтканнарның исемлеге куелган обелиск та даими чистартылып, буялып, тиешле тәртиптә чиста тотыла.

Менә ничә еллар инде Курмалада туып-үскән гүзәл затларыбыз җәен җыелып, матур очрашулар оештыралар.Боларның барысы да шушы кечкенә генә Курмала дигән авылда туып үскән авылдашларның зур хезмәт җимеше. Олы рәхмәт сиңа, туган авылыбыз, Курмала!

Госман Хәсәншин,
«Безнең заман геройлары» иҗтимагый премиясе иясе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: курмала