Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Олы юл чатының данлыклы кибете

«Нурминка» кибетенең сату рәтләре бик уңайлы, ассортимент киң, сайлау мөмкинлеге зур. Чагыштырмача арзан бәя, ташламалар сатып алучылар өчен зур уңайлык тудыра. «Нурминка» сезне көтеп кала, рәхим итегез!

Яраткан эшен ташлап, бөтенләй башка өлкәгә эшкә килгән чакта Гөлсем ханымга 49 яшь була. Яраткан укучылары, әти-әниләр, хезмәттәшләре белән аерылу үзенә дә җиңел булмый, әмма ул тәвәккәлли.

Шушы көннәрдә Норма җирлегендә урнашкан «Нурминка» кибете ачылганга 20 ел булды. Бәйрәм уңаеннан, җитәкчеләре Гөлсем Миңнебаева «Нурминка»да эшләп лаеклы ялга чыкканнарны, бүгенге коллективны мул табыннар артына җыеп хөрмәт итте. Чарада катнашкан район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илһам Гайнетдинов алдынгыларны район җитәкчелегенең Рәхмәт хатлары белән бүләкләде.

Бүгенге көндә үз сатып алучыларын тапкан, берничә бүлекне берләштереп уңышлы гына эшләп килүче «Нурминка» кибетенең тарих битләрен кире ачып карасак, бары тырышлык, намус белән хезмәт итү, үз эшеңнең фанаты булганда гына зур уңышларга ирешеп була дигән нәтиҗә ясала.

2001 ел. Коллективта, хезмәттәшләре, укучылар, әти-әниләр арасында абруй казанган Гөлсем Миңнебаеваның мөгаллимлек эшен ташлап, сәүдәгә китүе һәркемне аптырашта калдыра. Ә Гөлсем ханымга сайланырга артык урын калмый. Уллары Илнар ике катлы кибет салдыра, җитәкчелеккә кеше юк. Гаилә советында бары бер карар чыгарыла: әлеге вазыйфаны Гөлсем апага ышанып тапшыралар.

– 640 укучысы, 70 укытучысы булган коллективның директор урынбасары, математика укытучысы булган кешегә дүрт сатучысы булган коллектив белән эшләп китү җиңелләрдән булмады. Эштән өйгә кайтасы юлым мәктәп аша уза бит. Шул чакта күпме елаганнарымны белсәгез. Беренче товар алып кайтулар дисеңме... ул чакта әле үзебезнең машина юк. Кулымда товарга дигән 60 мең сум акча. Күршедәге кибет хуҗасы Ислам мине үзе белән Казанга алып барып, кайдан нинди товар алып буласын күрсәтеп, товарларымны төяп алып кайтып бирде. Бер карасаң, ул бит инде безнең көндәш кеше. Нинди миһербанлылык булган ул заманнарда, – дип сөйли Гөлсем апа.

Кибет ачылгач әле өч ай буе җиденче модель «Жигули» белән товар ташырга туры килә аларга һәм, ниһаять, март аенда коллектив үзенең беренче «Газель» машинасын ала. Эшләр җайлана төшә. Кибет ачылганның беренче көненнән үк эшләгән Рузалия Зыятдинова, Фәния (Равзалия) Гафиуллина, Дания Кәлимуллина, Фәридә Шәрифуллиналар бу көннәрне әле яхшы хәтерли (бүген инде аларның күбесе лаеклы ялда).

Авыл җирендә көнкүреш өчен нәрсә кирәк, барысын да үзләрендә булдырып, сату итә башлаулары халык өчен бик уңайлы була. Тора-бара күршедә генә урнашкан «Шушма» кибетен сатып алып, сату урыннарын арттыруга ирешәләр.

2006 елда кибет системасында тагын зур үзгәрешләр була. Ашамлыклар кибетендә тәмәке, сыра һәм спиртлы эчемлекләр сату туктатыла.

– Алар бит сатуда төп керем, туктатып ялгыш эшлисең диючеләр күп булды ул чакта, әмма мин үз фикеремдә нык тордым. Мин инде ул елларда ике мәртәбә Хаҗга барып кайткан кеше буларак, хәрәм сатуга юл куя алмый идем. Аллаһыга шөкер, аңа карап сатып алучыларыбыз кимемәде, – дип сөйли Гөлсем ханым.

Үзгәрешләр моның белән генә тәмамланмый, «Нурминка» кибетендә шактый гына төзелеш эшләре башкарылып, зур комплекс хасил була. Бүгенге көндә биредә берничә бүлек уңышлы гына эшләп килә. «Хозтовар» бүлегендә эшләүче Фәридә Шәрифуллина кибет ачылганнан бирле эшләүчеләрнең берсе. Үз эшенең остасы, эшен намус белән булсынга башкара торган хезмәткәр. Әлеге бүлектә сатучы Әлфинә Ганиева, Алия Шәйхетдинова, Фидилә Фәләхова хакында да бары мактау сүзләре генә әйтергә була. Хәер, сатучының хезмәтенә бәя ул халык фикере. Ә «Нурминка» кибете сатучылары турында җирле халык кына түгел, бирегә очраклы рәвештә кергәннәр дә югары бәя бирә. Итагатьле, ачык йөзле, үз эшен бөтен нечкәлекләре белән белүче кызлар сатып алучыга кирәкле товарны сайларга бик теләп ярдәм итә. Төзелеш материаллары бүлеге кибетчеләре Алсу Галиева, Гөлфия Сәйфетдинова, «Промтовар» бүлегендә эшләүче Алсу Борһанова, Илгизә Закировалар әнә шундыйлардан.

Балтачта универмаг бинасында ачылган ноктада да тора-бара сәүдә рәтләрен арттыруга ирешәләр.

Бүгенге көндә хозтовар бүлегендә эшләүче Хәния Фатыйхова, Рания Фазылҗановалар исеме райондашларыбызга яхшы таныш, алар инде биредә күп еллардан бирле эшли. Тукымалар бүлегендә сатучы Зилә Абдуллина белән мөселман киемнәре бүлегендә эшләүче Әлфинә Мәннаповаларны да сатып алучылар якты йөзле, тәмле телле булганы өчен ярата.

Ике ел элек исә «Нурминка»ның ашамлыклар кибете хәләл «Фасоль» кибете итеп үзгәртелде. Тантаналы чарада Гөлсем Миңнебаеваның «Хәләл кибет ачу теләге гел күңелдә иде. Аның кирәклеген үзебез дә беләбез, чөнки мөселманнар өчен генә түгел, һәркемгә сәламәт ризык файдага гына. Адәм баласы өчен иң кадерлесе сәламәтлек, ә сәламәтлек бары хәләл ризык белән генә була ала» дигән сүзләре күңелгә уелып калган иде.

Берсеннән-берсе ягымлы, тәмле телле һәм ачык йөзле сатучылар Людмила Афанасьева, Гөлүсә Хәйретдинова, Гөлнур Фәйзрахманова, Оксана Александрова кибетнең визит карточкасы дисәм, бер дә арттыру булмас.

– Коллективның бердәм дус-тату булуы нәтиҗәсендә эшләребез гөрләп бара. Якты йөзле, тәмле телле сатучыларыбыз адресына бик күп рәхмәт сүзләре ишетеп торабыз. Бухгалтерларыбыз Әлфия Хуҗина, Рәсимә Шакирова, Нурфия Ногманова, шофер егетебез Ирек Галиуллин да коллективның йөзек кашы. Киләчәктә дә сәламәт һәм бердәм булып эшләргә язсын, – дип изге теләкләрен ирештерде Гөлсем Миңнебаева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев