Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Өмәдә бердәм булдык

Балтач зиратында шимбә көнне чираттагы өмә булды. Алдагы ялларда яңгыр булу сәбәпле игълан ителгән бу өмә вакытында уза алмаган иде.

Шуңа да карамастан, бу саваплы эшкә үзләре теләп килүчеләр хәйран булды. Моңарчы Фәһим Сибагатуллин җитәкләгән оешма эшчеләре зиратны агач ботакларыннан арындыру өчен күп көч куйганнар иде. Зиратыбызда күләмле чистарту эшләре башкарылды, «Камаз» машиналары түккән агачларны бер урынга өйсәң, зур тау булыр иде.

Рәхмәт өмәдә катнашучыларга, рәхмәт бушка транспорт бүлеп биреп, аларның өзлексез эшләвен оештырган предприятие-оешма җитәкчеләренә, дип үзенең куанычын белдерде зират өчен җаваплы, «Ислам нуры» мәчете имамы Фәрит Зәкиев. Изге рамазан ае алдыннан шушындый игелекле эшкә катнашкан барлык кешеләргә тагы бер зур рәхмәт, дип өстәде аксакал.

Фото: автор

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: зират чистарту