Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Җомга, унөче

“Кыямәт көне дә Җомга көнне булачак...” (Мөслим) Иртә белән дус кызым хат яза: “Бүгенге җомга тагын 13енә туры килә”, – ди.

Җомга изге көн саналгангамы, артык юк-барны санга сукмагангамы безгә “пятница 13” сүзтезмәсе күңелле генә булып тоела. Чынлыкта җомга көннең 13енә туры килүе күп кеше өчен бик куркыныч хәл икән.

Психотерапевтлар бу куркуны нормадан тайпылыш дип саный, аны хәтта дәвалыйлар да! Чирнең исеме – «параскаведекатриафобия». Укып карагыз әле, берничә тапкыр шуны әйтеп чыкканчы точно бер куркуыгыз да калмый.

Чынлыкта җомганың 13енә туры килүеннән кайбер бөек кешеләр дә шүрләгән. Наполеон Бонапарт, мәсәлән, андый көннәрне сугыш башламаган. Италия композиторы Россини да җомганың 13е килүеннән нык курыккан. Аның инглиз журналисты тарафыннан язылган биографиясендә мондый юллар бар: “Дөрес булса, ул, күп кенә Италия кешеләре кебек, җомганы – уңышсызлыклар көне дип, унөчне уңышсызлыклар саны дип кабул иткән, аның 13е җомга көнне үлүе дә игътибарга лаек”.

Томас Лоусон – “Пятница 13-е” китабы авторы. Фраза халык теленә шуннан кереп киткән. Дөньядагы бердәнбер җиде мачталы шхуна, гигант судно, нәкъ менә шул кеше исеме белән аталган. 1907нче ел декабрендә шул судно беренче трансатлантик рейсына китә һәм җомгада, 13е көнне бата.

Шулай да “Җомга, унөче” дигән сүзләрнең бар шомы – атна көне һәм датаның бергә килүендә генә. 1307нче елның 13нче октябрендә Франция короле Филипп IV тамплиерлар ордены кешеләрен җәзалап үтерергә боера. Бу көн җомга була – җомганы ул Христосны тәрегә кадаклау көне булганга сайлый. 13 саны Гомерда (“Илиада”), Цицеронда (“Pro Cecina”) начар сан, борынгы еврей Каббаласында 13 Явыз Рух, 13нче Язмада (“Священное Писание”) Иисусны саткан Иуда телгә алына, “Апокалипсис”ның 13нче бүлеге – Антихрист турында...
Кайбер халыкларда исә 13 – бөтенләй изге сан. Майа календарендә, мәсәлән, 13 ай булган. Ә җомга көн бездә бәйрәм көн, күпләрдә соңгы эш көне дә әле, җитмәсә!..

Миләүшә Халикова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: төрлесе