Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Онытылмас исемнәр

Килешәсездер, кешенең исеме, өстенә кигән киеме кебек үк, беренче аралашуда ук игътибарны җәлеп итә. Йә ошый ул, йә битараф калдыра, йә гаҗәпләндерә. Араларында исә йөрәккә сары май булып ята торганнары да очрый - бу исемнәр бер ишетүдән хәтергә сеңеп кала.

Моннан берничә ел элек район хастаханәсенең хирургия бүлегендә Смәел авылыннан алты яшьлек Газиз Нәбиев исемле малай белән бергә дәваланырга туры килде. Әнисе белән бергә ятты ул. Бер караганда, гадәти исем кебек, әмма шул балага әнисе Газиз дип эндәшкәндә, бу исемгә ниндидер үзгә бер җылылык өстәлгәндәй була, йөрәккә үк рәхәт булып китә иде. Башкача була да алмый, газизенә, йөрәк парәсенә Газиз дип эндәшүе ләбаса! Шунысын да әйтергә кирәк, әнисенең исеме инде хәтердән чыккан, ә менә Газиз әледән-әле искә төшә.

Хәзер инде кешедә мәгълүмат күп, кайчакта еш аралашкан кешеләрнең дә балаларының исемнәре хәтердә тормый. Андый чакта, очрашкан саен ук булмаса да, иң еш бирелә торган сорауларның берсе шул. Күпме күрешми торсак та, "Хезмәт"тә эшләүче Гөлзидә белән Лилиананың Рахман исемле ул, Хәят исемле кыз үстерүләрен мин беркайчан онытмыйм (аларның башка балалары да бар, әмма нәкъ менә шушы ике исем күңелгә язылган). Оныкларына Рәхим, Сафия дип кушкан кешеләр дә хәтердә...

Матбугат чараларында балаларга мәгънәле исемнәр кушу турында күп языла. Артык, кирәксез әйбер диюем түгел, бу турыда әледән-әле искәртеп торсаң да зыяны юк. Биргән киңәш-үгетләрдән һич югы бер-ике кеше генә сабак алса да әйбәт бит. Әле менә бу язманы язганда да район ЗАГС идарәсеннән үткән ел районда иң күп һәм иң сирәк кушылган исемнәрне белештем. Әминә, Кәрим, Камил, Мәрьям, Сәйдә, Әмир, Нәфисә, Аяз, Сәмир-Сәмирә, Сәлим, Мәликә,Зифа, Әмиләләрне үз иткән икән яшь әти-әниләребез. Араларында мәгънәле исемнәрнең күплеге бик тә сөендерә. Бу кадәресендә исем кушу йоласына җаваплы караган авыл имамнарының да өлеше бар, билгеле. Сирәк кушылган исемнәрдә дә Мөслимә, Гайсә кебек хәтердә кала торганнары бар. Дилфизә, Авзал, Нурлан, Тамерлан, Зәлифә, Сармат, Радмир, Билял (Билал түгел), Дәмин, Сәминә исемле кызлар-уллар да үсә авылларыбызда. Килешәсездер, бәхәслеләре юк түгел.

Бер әйтүдә күңел түренә урнашырлык, онытылмаслык исемнәребез күбрәк булса иде.
Фото: russinfo.net

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250