“Онытылмас исемнәр”гә кайтаваз
Гөлсинә Гарипованың "Онытылмас исемнәр" дигән язмасын укыгач, энемнең кечкенә вакыты искә төште.
- Нигә Фарук абый (Шода авылы мулласы Фарук Нәкыйпов, мәрхүм инде, урыны оҗмахта булсын) гел минем исемне һәм Мөхәммәт абыйныкын гына әйтә ул? Нигә Илгизнекен әйтми? - дип аптырата иде.
Биш яшьлек сабыйның һаман да бер үк сорауны бирүе ялыктырса да, аның шуның кадәр игътибарлыгы булуы сокландыра иде. Мөхәммәде рәсүлүллаһы дигән сүзне үзенчә аңлатуы булган инде аның.
Аңлагансыздыр энемнең исеме - Рәсүл. Онытылмас исем. Үзенә матур итеп яратып Рәсүл дип эндәшүдән тыш та аның исемен тәүлегенә биш тапкыр - азан әйткәндә дә ишетәбез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев