Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Онытылмас кайгы

Аның арабыздан шулай иртә китәсенә берәү дә ышанмады. Авыл халкы яратып, үз итеп эндәшә торган «Путин» кушаматлы егетебез бүген салкын җир астында ята. Ә аның туганнары һәм дуслары хәтер тулы күңел ярасыннан күз яше түгә.

Ә иң авыр халәттә булучы кеше, әлбәттә, аның әнисе. Сәвия авылыбызга берничә дистә ел элек Түнтәр авылыннан килен булып төште, тормыш иптәше Вәгыйз белән дүрт малай, бер кызтәрбияләпүстерделәр.
Кызганычка каршы, тулы гаилә бәхетен Сәвиягә озак вакыт татып яшәргә язмады, ире гүр иясе булды. Ул чакта да Сәвия язмыш сынавына бирешмәде, чын Аналарга хас булган сокланырлык сыйфатлар - сабырлык, түземлек белән бу бәлане җиңеп чыгып, өч малаена йорт җиткерде. Инде авырлыклар артта калды дип куанып, бөтен көчкә яши башлаганда гына башта икенче улы, берничә елдан каты авырудан өченче улы Фәнил дә вафат була. Кайгы үзе генә йөрми дигән сүзнең асылына шушы вакыйгалардан соң, чыннан да ышанырлык шул. Моның кадәр авырлыкларны күтәрү өчен анага никадәр сабырлыклар бирелде икән?
Фәнил Гарифуллин эчкерсез күңелле, ягымлы, аралашучан, алтын куллы кеше иде. Кыска гына гомере эчендә ул авылдашларга яхшылык эшләп, аларның хөрмәтен яулауга иреште. Шуңа да аның авыруы берәүне дә битараф калдыра алмады. 5 айга сузылган рәхимсез авыру Фәнилне урын өстенә еккач, ул әнисе һәм бертуганнары кулына калды. Хастаханәдән хастаханәгә йөртеп газизләрен терелтергә теләгән туганнарының гына авыруны җиңәргә көчләре җитеп бетми, чөнки ирнең күңел яралары тирән булып, җан тынычлыгы бирми. Сәламәтлек китеклегеннән бигрәк йөрәк ярасы аны салкын җир куенына сала. Моңа мисал итеп шуны әйтәсе килә, хәтта 2008нче елда йөрәгенә ясалган операциядән соң да ул гел эштә булып, йорт-җирен карап, гаиләсе өчен тырышып яшәгән иде бит, ә бу юлы авыруны җиңә алмады. Фәнил кулына нәрсә тотса шул биеде, балта остасы да, электр, су эшләрен оста башкаручы да иде ул. Үз арабызда без аның эшләренә хәйран калып, төймә генә төйми бит егеткәй дия идек. Әйе шул, идек диясе генә калды, чөнки ул инде бүген юк. Аны җирләгән көнне авыл урамы халык белән тулды, үзебезнекеләр генә түгел, күрше-тирә авыллар да - Субаш, Түнтәр, Сосна Фәнилне соңгы юлга озатырга килде.
Кышкы ай булып, зиратта тездән кар булса да, Фәнил каберенә эз суынмый. Озын буйлы, мәһабәт гәүдәле ир солтаны күз алдында гел елмаеп басып тора. Фәнил, авыр туфрагың җиңел, караңгы гүрләрең якты булсын. Амин!
Сәвияне хөрмәт итеп, калган балалары өчен көч җыеп яшәгәненә сокланып, авыр кайгысын уртаклашучы авылдашлары. Көшкәтбаш авылы.
Фото интернет челтәреннән алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250