Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Онытылмый мәктәп еллары

Мәктәп еллары һәркемнең гомерендә аерым урын алып тора. Нинди генә чорда белем алсаң да, 19нчы гасырдамы, 20нче гасырдамы, укытучылар, сыйныфташлар, мәктәпнең үзенә генә хас ыгы-зыгылы тормышы матур хатирә булып күңел түрендә саклана.

Мәктәп коллективлары укучылар белән элемтәне беркайчан да өзми. Һәр елны февральнең беренче шимбәсендә белем учаклары үз карлыгачларын туган йортка җыя. Бу матур традиция Балтач урта мәктәбендә дә яши.
Быел үземнең дә мәктәпне тәмамлаганыма 20 ел. Әле кайчан гына елый-елый мәктәп белән саубуллашкан идек. Күз ачып йомганчы ике дистә ел үтеп тә киткән. Әмма барысы да кичә генә кебек. Рәмзия Рамилевна, Фәридә Әхәтовнаның дәрес биргәннәре бүгенгедәй күз алдымда. Сыйныф җитәкчебезнең безне үз балаларыдай яклап, еш кына үзенә дә шелтә сүзләре эләгүләре хәтердән чыкмый. Еллар үткән саен мәктәп чорының һәр мизгеле күңелдә яңара. Ярый әле шул истәлекләрне уртаклашырга очрашу кичәләре үткәрелә.
Балтач урта мәктәбе очырган кошларын быел да кабат бергә җыеп, аралашырга, үткәннәрне искә алырга, яраткан укытучыларыбызга рәхмәт белдерергә мөмкинлек тудыра. Үзен моннан 10, 20, 30, 40 ел элек тәмамлаучыларга ишекләрен кабат ача. 1нче февральдә 15 сәгатьтә башланачак очрашу кичәсендә укучышар тагын бер мәртәбә мәктәп елларына кайтып, сыйныфташлары, укытучылары белән күрешә, үткәннәргә сәяхәт ясый алачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250