Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

«Оныкларны да күрә алмаммы инде?!»

Сәхнәдәш дусты, җырчы Ринас Әхмәтов Дәниф Шәрәфетдинов янында булып кайткан.

Хәния Фәрхи төркемендә озак еллар хезмәт иткән, халык күңеленә кергән, моңлы, кабатланмас тавыш иясе Дәниф Шәрәфетдиновның бүгенге көндә күрә торган бердәнбер күзе дә күрмәс булган. Берничә ел элек Бехтерев авыруын дөрес дәваламау сәбәпле, бер күзе күрү сәләтен югалткан иде инде.

Сәхнәдәш дусты, җырчы Ринас Әхмәтов Дәниф Шәрәфетдинов янында булып кайткан. Ул язганнардан:

– Аның янына кергәч, фатир буйлап ике кулы белән ишектән стенага, стенадан ишеккә тотынып йөргән Дәниф абыйны күреп, күземнән яшьләр килде. Мин аңа, ул миңа сиздермәскә тырыштык, чөнки ул беркайчан да үз авырлыкларын кешегә сөйләмәде. Ләкин бүген алга килеп баскан проблема үзенекен итте.

Бик озак сөйләшеп утырдык.

«Ринас, әле бит шул бер исән күзем белән аранжировкалар ясап, хөкүмәт биргән 8 мең сум пенсиямә өстәп, гаиләмне ашата, улым белән кызыма да булышкалый идем. Ә хәзер оныкларымны да күрә алмам микәнни инде?» – дип, ул да елап җибәрде.

Бүгенге көндә Дәниф абыйга тиз арада кыйммәтле операция кирәк.

Кыйммәтле дигәннең бүгенге көндә миллион сумнан артык сумма икәнлеге аңлыйбыз инде…

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев