Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Онытылмас Яңа ел яки “сукыр” дустымның туе

Унынчы сыйныфта укыган чак. Иске Салавычтан бер абый (кызганычка, исеме онытылган, кем дисәм дә, ялганчы булам) чыгып, миңа туйга чакыру открыткасы биреп китте.

Хәсәншәех авылында яшәүче дус кызым Тәнзилә кияүгә чыга, ә теге абый аның Искәндәр абыйсы белән бергә армиядә хезмәт иткән икән. Хикмәт шунда: әле минем Тәнзиләне бер тапкыр да күргәнем юк. Өченчедә укыганда, хастаханәдә ятканда, әнисе Рәзинә апа белән бер палатага туры килдек. Ул оныгы белән ята иде. Менә шунда Рәзинә апа: “Минем дә синең кебек кызым бар, хат алышырсыз”, – дип адресын биргән иде (ул елларда шундый танышу-хат язышу гадәте бар иде бит, әле алай гына да түгел, бер белмәгән авылга, мәктәпкә, шул-шул класска, журналдагы шул-шул номерга дип һәм тагын әллә нинди вариантларда хатлар яза-языша идек). Шул көннән без Тәнзилә белән алты елга якын хат алыштык, открыткалар, фотокарточкалар алмаштык. Мех әйберләр фабрикасында эшләүче авылдашлар аша туган көннәргә бүләкләр бирештек. Мин әле дә аның бүләк итеп җибәргән чиккән кулъяулыгын саклыйм. Өйдәгеләр ничек риза булгандыр да, мин ничек тәвәккәлләгәнмендер, күз күрмәгән Хәсәншәехны эзләп, бардым мин Тәнзиләнең туена. Беренче очрашуыбыз да шунда булды. Туйны алып баручы җизнәсе Ринат абый мине: “Алты ел буе сукырларча хат алышкан дусты”, – дип таныштырганы истә. Аралар әле тиз генә өзелмәде. Хатлар да языштык, сирәк булса да, сәламнәр дә әйтештек. Соңгы елларда анысы да тукталды. Әле дә шул Яңа ел кичендә очрашкан килеш...

 

 

Ә сезнең белән Яңа елда шундый онытылмас вакыйгалар, кызык хәлләр булганы бармы?

Бар

Юк

Ел саен бер шаккатарлык хәлгә юлыгам

Балачакта күп булды инде

Ул турыда уйлаганым да юк икән

Исемә төшерә алмыйм

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: яңа ел