Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Онытылыр димә...

Кинолог буларак, без аны мәктәпкә очрашуга чакырдык.

Һәр кеше яңа елга яңа өметләр, яхшы хәбәрләргә ышаныч белән аяк баса... Өр-яңа елның беренче көнендә капкаларын кайгы шакыганнарны ничек юатырга?! Ил өстендәге кара болытның таралуын көтеп, улларының исән-сау әйләнеп кайтуына өмет итеп яшәгән ата-ананың хәсрәтен ничек җиңеләйтергә?!
Авылдашыбыз Шамилнең һәлак булуы турындагы хәбәр - авылны, инде ничә солдатын югалткан Арборны, янәдән хәсрәт утына салды... Шамил - сыйныфта иң тыныч, иң тырыш егетләрнең берсе иде. Беркайчан да үзе башлап иптәшләрен рәнҗетмәс, үпкәләтмәс. Малайлар белән шукланып алсалар да, беркайчан да әләкләмәс, кемнедер гаепләмәс. Кулындагы соңгы карандашын сындырып дустына бирә торган ярдәмчел, мәрхәмәтле, сабыр. Укытучыларны чын ихлас хөрмәт итүче, апа-абый дип өзелеп торучы укучыбыз безнең... Кинолог буларак, без аны мәктәпкә очрашуга чакырдык. Ул вакытта инде ул беренче партада утырып, тырыша-тырыша сул кулы белән эре хәрефләр язучы укучы малай түгел, ә үз эшен яратучы, туган иленә тугрылыклы хәрби кеше иде. Тик шул ук эчкерсез, гади, тыйнак, бик мәрхәмәтле булып кала белгәненә бик сокландык Шамилнең... Менә шул сөйкемле Шамилебез һәлак булган...
Бердәнбер улыбыз гаилә корыр, оныклар белән шау-гөр килеп яшәрбез дип салган төзек-матур йорт ишегалдында олы хәсрәте белән күзгә-күз калган әтине ничек юатырга?! Мәңге сүнмәс утка чорналган әнигә нинди сүзләр табарга?! Ничек ярдәм итәргә?! Мең мәртәбә гафу итегез, юату сүзләре таба алмыйм... Рифат абый белән Рәмзия апа, бу сүзләр Шамилнең барлык укытучылары, сыйныфташлары, аларның әти-әниләре, авылдашлар исеменнән. Авыл халкының бик матур гадәте бар - кайгы килгәндә бердәм күтәрешәләр. Бу юлы да шулай мәрхәмәтле булыйк. Саф күңелле, ачык йөзле, искиткеч мәрхәмәтле Шамилебез бездән риза булсын! Урының җәннәттә булсын, балакай....

Руфия Мифтахова, 

Арбор авылы

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

1

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев