Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Орлык алу – четерекле эш.

Бакча эшләренә әзерләнеп, орлык запасларыгызны барлыйсыздыр. Төрле культураларның тишелүгә сәләтле срогы төрлечә булуын истә тотыгыз.

Әйтик, суган, әнис, петрушка, кузгалак, баклажан орлыклары - 1-2 ел, әче торма, редис, төсле һәм кәчәнле кәбестә, шалкан, кишер орлыклары - 3-4, чөгендер, карбыз, кабак, борыч, кыяр - 4-5, борчак, кукуруз - 5-7, помидор - 7-9, ногыт борчагы, фасоль, кавын - 9-10 ел буе яшәү сәләтен саклыйлар. Хәзер күпчелек орлыкларны үзе әзерләми, сатып алуны хуп күрә. Кызыктыргыч рәсемле пакетларда начар сыйфатлы орлыклар да булырга мөмкин.
Шуңа күрә сатып алганда игътибарлы булыгыз, орлык пакетларындагы язуларны җентекләп карагыз. Анда оешма исеме, адресы, яшелчә һәм сорт исеме, категория, партия номеры, авырлыгы (граммнарда) яки пакеттагы орлыклар саны, орлыкларны сату срогы күрсәтелергә тиеш.
Әгәр сездә орлыкларның сыйфатына карата шик туа икән, сатучыдан тишелү сыйфаты процентларда күрсәтелгән таныклыкны сорап алыгыз. Яңа сортны сатып алу алдыннан аның дәүләт реестрына кергәнлеген белешегез.
Гибридлар (пакетларында F1 билгесе була) сатып алырга уйлыйсыз икән, сортларга караганда аларның уңышны 1,52 тапкыр күбрәк бирүен истә тотыгыз. Алар тизрәк үсәләр, авыруларга һәм начар һава шартларына бирешмиләр, уңышының матур һәм тәмле булулары белән аерылып торалар. Әмма алар бу сыйфатларын киләсе буыннарда сакламыйлар.
Документлардан башка орлык сату фактлары турында яки сатып алган орлыклар шик тудырса "Россельхознадзор"ның Кукмарадагы бүлегенә хәбәр итәргә мөмкин.
Фото: http://www.nlogorod.ru/stati_semena.php

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250