Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Орлык саклау таләпләре үтәләме?

Игеннәрне җыеп алу белән ындыр табагында эш бетми. Орлыкны вакытында чистартып, тиешле кондициягә җиткереп, кышка саклау чараларына керешергә кирәк. Бу хакта үзебезнең сорауларны Россельхознадзорның фитосанитария буенча тикшерүчесе Мөдәрис Фәттәховка бирдек.

-Көзге уңышны җыеп алу белән хуҗалыкларда чәчүлек орлыгын әзерләү эшләре башлана. Орлыкларны чистартканнан соң тишелешкә биреп, орлыкның чисталыгын, тишелеш дәрәҗәсен, дымлылыгын билгелиләр. Орлык саклауның 29нчы Федераль Закон буенча үз таләпләре бар. Орлык саклана торган складка яңгыр, буран керергә тиеш түгел, стеналарда һәм идәннәрдә ярыклар булырга тиеш түгел, идәннән 1,5 биеккә орлыкны өяргә ярамый, орлык складында фураж булырга, бер орлык икенчесе белән кушылу куркынычы булырга тиеш түгел. Кызганычка каршы, бу таләпләр барлык хуҗалыкларда да үтәлеп бетми, бигрәк тә фермер хуҗалыкларында, пай җирләрендә эшләүче кешеләр бу таләпләргә бөтенләй игътибар бирмиләр, югыйсә, закон таләпләре үтәлергә тиеш. Белешмәләр өчен телефон: 88432776829.
Фото: greenmarket.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250