Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

ОРЛЫКЛАР НЫК БУЛСЫН

Орлыкларны чәчәр алдыннан водород перекисе белән эшкәртсәгез, тизрәк тишеләчәк.

Орлыкларны чәчәр алдыннан водород перекисе белән эшкәртсәгез, тизрәк тишеләчәк. Болай озак яткан орлыкларны да уятырга мөмкин. Әмма ул эшкәртелмәгән булырга тиеш. Үзегез ясаганы гына түгел, кибеттә сатыла торган орлыклар да эшкәртелмәгән булырга мөмкин. Бу хакта орлык кабында язылырга тиеш.

Водород перекисендә орлык зарарсызлана, ныгый, эфир майларыннан чистара, бу укроп, кишер, петрушка кебек исле орлыклар өчен яхшы.
1 стакан суга 1 чәй кашыгы водород перекисе кушып, эремә ясарга. Орлыкларны марляга төрергә яки чүпрәк капчыкка салып, эремәгә батырырга. Тиз тишелә торган орлыкларны — 2-3 сәгать, озак тишелә торганнарын (петрушка, укроп, суган һ.б.) 5 сәгать тотарга. Аннан чиста суда чайкатып, кәгазь салфеткага таратып киптерергә һәм чәчәргә була.

Лилия МОРТАЗИНА, Башкортстан, Илеш районы Ябалак авылы.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: төрлесе