Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Өшүләрдән сакланыйк!

Ерак юлга чыгарга туры килсә, үзегез белән җылы киемнәр, одеял, кайнар чәй алыгыз. Көрәк ише коралларыгыз да гел машинада йөрсен. 

Өшүнең һәм бөтен тәннең туңуының билгеләре: 
- тире агарган-зәңгәр төстә; 
- температураны, тиюне һәм авыртуны сиземләве юк яки кискен кимегән; 
- бөтен тән туңганда кеше сүлпән, тирә-юньгә ваемсыз, аның тире капламнары төссез, салкын, пульсы еш, артериаль басымы төшкән, тән температурасы 36 градустан түбән. 
Өшегәндә беренче ярдәм. 
- Иң башта өшегән урынны җылы бүлмәдә җылытырга кирәк. Өшегән җирнең җылынуы эзлекле рәвештә, әкрен, күбесенчә пассив булырга тиеш. 
Өшегән җирләрне куллар, тукыма, спирт һәм бигрәк тә кар белән уарга ярамый! (Боларга охшаган рецептлар халык арасында һаман да кулланыла). 
- Зыян күргән кешене җылы юрганга төрергә (бөтен тән туңганда) яки өске тукымаларның вакытсыз җылынуын булдырмас өчен өшегән җиргә салкынны һәм җылыны үткәрми торган мамыклы-марлялы бәйләвечне (7 катлам) куярга кирәк. Шундый бәйләвечне куллану организмның гомуми җылынуын тәэмин итеп өшегән урынның тышкы җылынуын берничә тапкырга акрынайтырга рөхсәт итә. 
- Әгәр кул яки аяк өшесә, аларны ваннада, суның температурасын 20дән 40 градуска кадәр акрынлап күтәреп һәм 40 минут буе җиңел генә массажлап торып җылытырга мөмкин. 
- Зыян күрүчегә күп итеп җылы эчемлек - мәсәлән, татлы чәй бирәләр. 
- Тынычландыру өчен медикаментлардан авыртуны ала торган (анальгин) һәм кан тамырларын киңәйтә торган (эуфиллин, но-шпа яки никотин кислотасы) чараларны, шулай ук валерьянка яки пустырник төнәтмәсен (5-10 тамчы) куллану кирәк. 
Түбәндәге очракларда ашыгыч медицина ярдәме кирәк: 
- өшегән урыннарның сизгерлеге яңадан барлыкка килмәсә; 
- көчле авырту бетмәсә; 
- тире капламының төссезлеге сакланса; 
- тирегә бармак белән басып алгач, тиренең төсе үзгәрмәсә; 
- эчендә канлы сыекча булган куыклар барлыкка килсә.
*****

Өшү очраклары булмасын өчен:

Суык көннәрдә табиблар һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре урамда озак вакыт йөрмәскә, ерак юлларга чыкмаска киңәш итә. 

Урамга чыкканда җылы итеп киенергә кирәк. Киемегез кысан булмасын, бер җылы кием кигәнче, берничә кием кию дөресрәк. Битегезне шарф белән каплагыз. Урамда озак торырга туры килсә, гел хәрәкәтләнегез. 

Ерак юлга чыгарга туры килсә, үзегез белән җылы киемнәр, одеял, кайнар чәй алыгыз. Көрәк ише коралларыгыз да гел машинада йөрсен. 

Урамда тәмәке тартудан тыелып торыгыз, спиртлы эчемлекләр эчкән көе дә суыкка чыгу тыела.

 

https://vk.com/salamtlek

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: өшү