Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Оста куллы райондашыбыз турында (+фото)

Ришат агачны сәнгатьле эшкәртү белән мавыга.

Оста куллы кешеләрнең эшләренә сокланып туя алмыйсың. Аеруча, үзләренең шөгылен башкаларга да тапшырырга омтылучылар сөендерә. Ор авылыннан Ришат Хаҗиев шундыйлар рәтенә керә. 

Аның хуҗалыгына кергәндә, ул басуда печән әзерләп ята иде. Күпләп мал үрчетә икән. Хәзер печән әзерләргә кирәк, тыгыз эш вакыты бара, шуңа да карамастан, сөйләшеп алудан баш тартмады.

Ришат агачны сәнгатьле эшкәртү белән мавыга. Ул Арча педагогика көллиятен бетергән, мәктәптә хезмәт дәресен укыта. Әлеге шөгыльгә ул Бәхтиярев фамилияле остазына ияреп, шунда белем алганда кереп китә. Эшләренә килгәндә, алар картинаны хәтерләтә, әмма анда буяу урынына матур итеп ясалган агач күренә. Моңарчы сәнгатьле эшкәртүнең нәрсә икәнен дә белмәгән, көллияттә генә аңа карата мәхәббәте уянган. Хәзер мәктәптә үзе дә балаларга шушы осталыкның серләрен өйрәтә. Шунысы кызык, соңгы 5-6 елда моның белән күбрәк кызлар кызыксына икән. Барысы да агачтан шундый матур әйберләр ясау белән мавыгып китмәсә дә, 20 ел укытучы булып эшләү дәверендә аның кулы астыннан күп кенә яшьләр чыккан, берничәсе әле дә сәнгатьле эшкәртү белән шөгыльләнә. 

—    Бик кызык бит бу, нишләп моның белән күбрәк кызлар кызыксына?
—    Алар тыныч холыклы бит, ә әлеге шөгыль озак итеп, вак эш белән маташуны күзаллый. Егетләрнең түземлеге җитеп бетми, чөнки ахыр чиктә матур әйбер килеп чыгуын теләсәң, бернәрсәгә дә игътибар бирмичә утырырга кирәк. Кызлар исә бер башлагач, ахырына кадәр җиткерә. Яшерен-батырын түгел, кайвакыт үзем дә берсен әллә ничә ай эшли алам. Берәр нәрсәгә ачуым килсә, агачны бер читкә куеп торам, аннары күз алдыма чыга да, тагын эшкәртергә керешәм, – диде Хаҗиев. 
Әйберләрне юкә агачыннан эшли, чөнки ул эшкәртү өчен уңайлы, йомшак булып санала. Аларны Ришат төрле пилорамалардан таба. Башта нинди дә булса рәсемгә карап, щит җыя, аннары шуның эчендә агач кирәкле формага китерелеп киселә. Моның белән күбрәк кышын шөгыльләнә, ә җәен авыл хуҗалыгы өлкәсендә хезмәт куя, чөнки маллары җитәрлек, күбесе сыерлар, сөтчелелеккә игътибарын юнәлткән. Шунысы да игътибарга лаек, Хаҗиевның күп кенә эшләнмәләре Ор авылы мәдәният йортында саклана, чөнки андый төр сәнгатьле эшкәртү белән башкалар да танышырга тиеш. Күргән һәрберсе аның шөгыленә соклануын яшерми. 

—    Ничек җитешәсез соң, мәктәптә дә укытасыз, мал да тотасыз, шөгылегез дә бар? – дип сорадым героемнан. 
—    Агач белән мин кышын гына мавыгам, җәй айларын терлек карап уздырам. Сөтчелеккә тартым булгач, азыгын да әйбәтләп әзерләргә кирәк, малны гел карап торасың, техникасын эшләтәсең, шуңа күрә дә вакыт калмый. Укытучы хезмәт хакына гына яшәп булмый бит, авылда яшәп, сыер да үрчетмәсәң, көлке бит инде. Әле өч бала да бар, аларны кеше итәргә кирәк, – дип, җаваплады Ришат Хаҗиев.

Рәсим Хаҗиев
Чыганак

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: агачны сәнгатьле эшкәртү