Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Остадан термометрлы, самавырлы һәм ятаклы...мич сорыйлар (+фото)

Оренбургта яшәүче милләттәшебез Дамир Манапов — мич ясау остасы. Белеме буенча музыкант егет бу эшкә алынганчы, үзен төрле тармакта сыный. Музыка көллиятен тәмамлагач, армиягә барып кайта, электрик һөнәрен үзләштерә, сәүдә өлкәсендә сату эшләре буенча менеджер вазыйфасын башкара.

— Миңа кул көчемне тоеп эшли торган хезмәт кирәк иде. Балачакта физик хезмәттә үскәннең нәтиҗәседер бу. Бервакыт әбигә кунакка баргач, ул нәселебездә һөнәрчеләр булуын сөйләде. Шунда, нишләп әле миңа да кешеләргә файда китерә торган берәр кәсеп белән шөгыльләнмәскә, дип уйладым. Иң беренче агач буралар эшләдем. Аннан соң мандариннар үстерергә өйрәнү максатыннан, гаиләм белән Абхазиягә бардым. Эшеннән курыкмадым, әмма күңелемә ятмады. Кайту белән, мич чыгаручылар өчен оештырылган осталык дәресенә киттем. Без тәҗрибәле мич чыгаручыга ярдәм итәргә тиеш идек. Бу эш ошады. Мич чыгаручы абый миндә өмет күреп, берничә эш коралын да бүләк итте, — дип сөйли Дамир.

Аннан кайткач, егет, мич чыгарам, дип газетага игълан бирә. Беренче заказлар килә башлый. Тәҗрибә азлыгын аңлап, Карелиягә барып, мич чыгару буенча белем алып кайта. Заманча, уңайлы мичләр чыгару өчен, семинарларда, фестивальләрдә хәзер дә катнаша, тәҗрибә туплый. Өч ел эчендә егермедән артык мич эшләгән...

— Мичләрнең үрнәкләрен үзегез уйлыйсызмы?

— Үрнәкләрне күп очракта заказ бирүче күрсәтә. Каяндыр фотосурәткә төшереп алган яисә интернеттан алган булырга мөмкин. Кайчакта дизайнер белән киңәшәбез. Заказ бирүченең теләгенә каршы килгән чаклар да бар. Техника куркынычсызлыгы буенча туры килерлек булмаса, җайлап кына аңлатам, килешәбез.

Дамир ясаган мичләр декоратив кебек тоелса да, уңайлыклары бик күп. Алар өйне җылыта, ризык әзерләргә дә җайлы. Шулай ук кайбер мичләргә кирәк-ярак кую өчен өстәмә урыннар ясалган. Мәсәлән, ак мичкә самавыр өчен дә җайланма урнаштырылган. Самавырдагы су мич кызулыгы белән кайнап торачак.

Останың термометр куелган мичләре дә бар. Анысы ризык әзерләгәндә температураны белү өчен уңайлы. Әкияттәге кебек, җылынып ял итәргә мич өсте дә эшләнгән хәтта. Хәер, мич өстенә ятып җылыну әкияттә генә булмагандыр. Андый мичләр безнең якларда да әби-бабайларның өендә сирәк булса да бар иде. Әмма алар тарихта калды. Ә Дамир Манапов тарихны бераз заманчалаштырып, бүгенгә кайтара. Аның ясаган мичләре бер-берсен кабатламый. “Кызыксынучылар, заказ бирүчеләр булса, Татарстанга да килер идем”, — ди ул...

Дамирның мич чыгаруда тагын бер кызыклы алымы бар. Киләчәк буыннар өчен мич нигезенә юллама салып калдыра.

— Йорт хуҗалары киләчәккә әйтер сүзләрен кәгазьгә язып шешәгә сала, ә мин мич нигезенә урнаштырам. Аларны укыганым юк, әмма ни язарга икәнен тәкъдим итәм. Мәсәлән, үзләренең гаилә тарихын, гореф-гадәтләр, киңәшләр яза алалар. 50-100 елдан соң мичне сүткәндә, нәсел дәвамчылары яки башка кеше алып укый икән, ничек тәэсирле булачак. Гомердә дә күрешмәячәк кешеләргә сәлам язып калдыру бит бу, — ди мич чыгаручы.

Замирә СӘМИГУЛЛИНА

Ирек мәйданы

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев