Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Осталыгы тортларында чагыла

Туган көннәр яки гаиләбездә берәр истәлекле бәйрәм җитә башлауга торт турында хыяллана башлыйм.

Аның ниндие тәмле генә түгел, ә күз явын алырлык матур да булып, якыннарымны сөендерер соң? Моннан берничә еллар элек Балтачта яшәүче Гүзәл Гайнетдинова белән танышып киттек. Аның социаль челтәрдәге шәхси битендә торт фотолары күреп, үзе белән киңәшләшеп, беренче заказымны ясадым. Һәм үкенмәдем...

Хатын-кыз башка бер шөгыльгә үзен кайчан багышлап карый соң? Әлбәттә, декрет ялында, менә язмамның герое да олы улы белән өйдә торганда торт пешереп карарга тәвәкәлли. Торты барып чыкмаса, бүгенге көндә бәлки аны районыбызда белмәсләр дә иде, ә яңа мавыгу башкачарак борылыш ала шул...

Гүзәл тормыш иптәше Рөстәм белән ике ул үстерә. Олы улы Әмирнең туган көненә сабые яраткан мультфильмнан торт ясап карарга була ул. Тәвәкәллеге дә нәтиҗәсез булмый, тортның матурлыгыннан әсир булган бала әнисенә рәхмәт әйтеп сөендерсә, якыннары Гүзәлнең осталыгын күреп, беренче заказларын бирә башлыйлар. Баштарак бу эшне куркып кына башкарса, берникадәр вакыттан соң остаруы җитә ки, хәтта көненә алтышар торт ясап бирә башлый Гүзәл. Дөрес, ике бала анасы өчен бу җайлы гына бирелми, чөнки балалар игътибар да, вакыт та сорый. Торт та хаталарны гафу итми... Төн йокысын йокламаса йокламый, ләкин Гүзәл әлеге кызыксынуын камилләштерү өстендә гел эшләп тора, махсус белемнәр дә ала. Тортның бит әле тәмле булуы өчен дә, матурлыгы өчен дә күпме җаваплылык кирәк.

- Әлеге эш белән шөгыльләнә башлагач интернеттан күп төрле рецептлар эзләп табып, алар белән пешереп карап, иң-иңнәрен генә сайлап алдым, үземнән дә нәрсәдер өстәдем. Әле моннан берничә ел элек кеше мастикага (үзле кондитер пластилины) өстенлек биреп, аннан төрле рәсемнәр белән торт ясасам, бүгенге көндә күпләр тере матурлык яклы. Шуңа да, торт өстен бизәгәндә, тере чәчәкләр, җиләк-җимеш кулланам. Фотолар белән дә бизим, аны да бик яратып кабул итәләр. Тик менә кеше рецептларны сораганда бирмим, кул арты китүдән куркам. Шулай ук якыннарым карап торганда да торт әзерләмим, каушыйммы, белмим, барып чыкмый.

- Гүзәл, бизәү үзе үк зур осталык сорый. Моның өчен махсус белемең бармы яки ул табигый сәләтме?

- Һәр торт үзе бер сәнгать әсәре бит ул. Кайчакта тулаемы белән син әзерләп биргәнгә әзер булучылар очрый, кайчак кеше үз идеясен тормышка ашыруны сорый, нинди генә очракта да күңелеңне биреп

эшләү, әлеге эшеңне ярату нәтиҗә бирәдер. Махсус рәссам, дизайнер белемем юк, гомумән әлеге өлкәдә эшләмим, саннар дөньясында гизәм.

- Ә менә исеңдә калган торт ул кайсысы?

- Узган ел әтиебезнең юбилее булды, аның туган көненә башня формасында торт ясадым. Әлеге иҗат җимешемне ничек дулкынланып эшләп чыгуымны үзем генә беләм. Ахыргы нәтиҗәсе бик куандырды. Ул искиткеч матур да, тәмле дә, зәвыклы да иде.

Гүзәл үзенең якыннарын гына түгел, ә безне һәм укучыбызны да бик тәмле торты белән сөендерде. Хобби гына буларак кабул иткән эше аңа бүгенге көндә күңел рәхәтлеге бирсә, ышанычлы терәге – тормыш иптәше һәм ике ул җан тынычлыгы бирәләр. Көннең яктылыгы – кояшта, күкнең матурлыгы – йолдызларда, җир йөзенең гүзәллеге – хатын-кызларда, дип белми генә әйтмәгәннәр. Нәфис затларның җәмгыятьтә роле зур: алар тормышны дәвам итүчеләр, гаилә учагын саклаучылар, тәмле ашлар пешерүчеләр һәм әлеге сүзләр һичшиксез Гүзәлебез турында.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: төрлесе